Среда, 18.06.2025, 18:24:39   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 10
Гостей: 9
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 08 » КҮГӘРЧЕН БЕЛӘН КЫРМЫСКА (Индонезия халыклары әкияте)
КҮГӘРЧЕН БЕЛӘН КЫРМЫСКА (Индонезия халыклары әкияте)
10:09:20
Эссе көнне сусынын басарга дип, Күгәрчен инеш буена су эчәргә төшкән. Караса, агымсуда бер Кырмыска бата-чума үлем белән тарткалаша икән.

Күгәрчен, мескен кырмысканы кызганып, суга фикус яфрагы ташлаган. Тик Кырмыска аңа үрмәләп менә алмаган, яфрак су белән агып киткән. Күгәрчен томшыгына коры чыбык капкан да инеш суында агып баручы Кырмыска артыннан очкан. Кырмыска шарламага килеп җитте дигәндә, таякны суга ташлаган. Кырмыска үрмәләп менгәч, Күгәрчен таякны томшыгына капкан да урманга таба очып киткән.

— Син мине үлемнән коткардың,— дигән Кырмыска Күгәрченгә.— Мин дә берәр бәладән йолармын әле үзеңне...

— Минем томшык очым кадәр дә юк бит син. Нинди ярдәмең тияр, ничек итеп бәладән коткарырсың икән мине?! — дип гөргелдәгән Күгәрчен.

Икенче көнне Күгәрчен оясында бер хәвефсез, тыныч кына йокымсырап утыра икән. Шулчак аны аучы күреп алган да мылтыгын төзи башлаган. Атып җибәрәм генә дигәндә, Кырмыска моның гәүдәсе буйлап үрмәләп менгән дә каты итеп муенын тешләгән. Аучы, авыртудан нишләргә белмичә, Кырмыскага сугам дип кизәнгәндә, ялгыш тәтегә баскан. Мылтык тавышын ишеткән Күгәрчен, пырхылдап, оясыннан очып киткән.

Күгәрчен үзен бу үлемнән кем коткарганын белмәсә дә, Кырмысканың сөенече эченә сыймаган. Чөнки авыр хәлдә калган җан иясен бәладән коткаруның нинди зур бәхет икәнен бик яхшы аңлаган булган инде ул.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 24 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz