Посетители |
Онлайн всего: 12 Гостей: 12 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ТАПКЫР ХЕЗМӘТЧЕ (Кытай халык әкияте)
ТАПКЫР ХЕЗМӘТЧЕ (Кытай халык әкияте) | 22:03:58 |
Бер бай кеше үзенә хезмәтче яллаган да аны тау итәгеннән утын алып кайтырга җибәргән. Көн буена ашарга аңа нибары бер бәләкәй генә көлчә тоттырган.
— Бу көлчә белән чыпчык тамагы да туймый бит,— дигән аңа хезмәтче.— Ашамагач, көч каян килсен миңа?
— Биргәненә шөкер ит! — дип җикергән бай.— Көлчәне авызда озак тотсаң, бүртеп зурая ул. Бүрттереп ашасаң, тамагың туяр!
Ярты юлга җиткәнче үк хезмәтченең тамагы ачып, эче быгырдый башлаган. Көлчәне чеметеп кенә кабып караган икән, күз ачып йомганчы ашап бетергәнен сизми дә калган. Тау буена барып җиткәндә, инде төш тә узган, ачлыктан бөтенләй хәле дә беткән моның. Хезмәтче көч-хәл белән берничә коры куак сындырып җыйган да кайтыр юлга чыккан.
Бай моның кайтып килүен күрүгә:
— Әй син, ялкау ташбака! Көлчәне ашап бетергәнсең, ә алып кайткан утының учак тергезергә дә җитми! — дип кычкырган.
— Юкка борчылма, хуҗам,— дигән аңа хезмәтче.— Син бу коры куакларны суга манчы. Суда озак тотсаң, алар бүртеп бүрәнә юанлыгы булырлар.
Бай хуҗа, хезмәтчегә нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап, телсез калган, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|