Пятница, 13.12.2024, 15:50:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [40]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ФИЛ БЕЛӘН КӘҖӘ (Конго халыклары әкияте)
ФИЛ БЕЛӘН КӘҖӘ (Конго халыклары әкияте)
11:47:46
Яшәгән, ди, бер мактанчык Фил. Көннәрдән бер көнне ул бөтен җәнлекләрне җыйган да:

— Дөньяда миннән дә күбрәк ашаучы юк,— дип мактанырга тотынган.

— Ә мин синнән күбрәк ашыйм, әйдә бәхәсләшәбезме?! — дигән аңа Арыслан.

Болар ярышып ашый башлаганнар, бераздан Арыслан хәлдән таеп егылган.

— Уф, шартлыйм!

Шулчак Каплан урыныннан сикереп торган.

— Арысланнан рәт чыкмады, ләкин мин сиңа бирешмәм,— дигән.

Ашыйлар икән болар, ашыйлар икән. Тик Каплан да артык озакка түзмәгән, эчен тотып, җиргә утырган. Тагын берничә җәнлек Фил белән ярышып караган, ләкин берсе дә аны уздыра алмаган. Бар җәнлекләр җиңелеп беткәч, Кәҗә урыныннан кузгалган да итагатьле генә сүз каткан:

— Фил әфәнде, миңа да рөхсәт итсәгезче?!

— Әйдә соң! Олы җәнлекләр җиңә алмаганны, син ни кыра алырсың икән?

Төш уртасында ашый башлаган болар. Инде менә төн дә җиткән, ә Кәҗә һаман күши икән.

— Бүгенгә җитәр, ярышны иртәгә дәвам итәрсез! — дип, җәнлекләр йокларга яткан.

Фил төн уртасында уянып китсә, Кәҗә һаман күши, ди.

— И Кәҗә кадерлем, син һаман ашыйсыңмыни? — дигән Фил.

Кәҗә тәтелдәп тезеп киткән:

— Әйдә тор, ярышны башларга вакыт. Нигә тормый ятасың?

«Болай барса, тиздән тирә-юньдәге бар нәрсәне ашап бетерәчәк, ә аннары миңа тотыначак. Йоклап ятсаң, сөякләрең дә калмас»,— дип уйлаган Фил һәм безнең яклардан бөтенләйгә качып киткән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz