Посетители |
Онлайн всего: 9 Гостей: 9 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » УНҖИДЕ ДӨЯ (Казах халык әкияте)
УНҖИДЕ ДӨЯ (Казах халык әкияте) | 11:20:09 |
Бер авылда Мокыш атлы карт яшәгән, аның өч улы булган. Якты дөнья белән хушлашканда, Мокыш улларына мираска унҗиде дөя калдырган. Әтиләренең васыяте буенча бу мирас менә болай бүленергә тиеш икән: олы улы Галигә дөя көтүенең яртысын, уртан¬чы улы Кәримгә өчтән берен, ә кече улы Майамбәткә тугыздан берен бирергә. Әмма дөя бүлешкәндә, аларның берсен дә суймаска.
Әтиләрен җирләп, кырык көн узгач, уллары мирас бүләргә тотынган. Ләкин, күпме генә тырышсалар да, эшләре барып чыкмаган боларның. Олы малай унҗидене урталай бүлсә, сигез ярым чыга, ә тере дөяне ничек итеп урталай бүләсең? Унҗидене өчкә бүлгәч, уртанчы малай Кәримгә биш бөтен өчтән ике өлеш тия, димәк, монда да дөяне суймыйча булмый. Кече малай Майамбәт, унҗидене тугызга бүлгәч, үзенә бер бөтен тугыздан бер дөя тиюен санап чыгара.
Күпме генә баш ватсалар да, өч бертуган бу мәсьәләне чишә алмыйлар. Шулчак авыл урамы буйлап дөягә атланган бер акын узып бара икән.
— Ни хакында бәхәсләшәсез? — дип сүз кушкан ул егетләргә.
Аңа эшнең нидә икәнен сөйләп биргәннәр.
— Хәзер бүлеп бирәм мин сезгә,— дигән акын егетләргә.
Ул, күз ачып йомганчы, дөяләрне бүлеп тә биргән. Өч туган өчесе дә моннан канәгать калганнар.
Бу акыллы акын дөяләрне ничек шулай гадел итеп бүлә алды икән? Уйлап карагыз әле?!
Җавап: Әлеге акын унҗиде дөя янына узенекен дә кушкан, һәм көтудәге дөяләрнең саны унсигезгә җиткән. Аннары ул олы малайга, унсигезне урталай булеп, тугыз дөя биргән, уртанчысына унсигезнең өчтән бере — алты дөя тигән, ә кече малайга тугыздан бер өлеш, димәк, ике дөя калган. Шулай итеп, акын дөяләрне васыятьтәгечә булгән дә, уз дөясенә атланып, ары китеп барган. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|