Четверг, 12.12.2024, 18:38:45   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 11
Гостей: 11
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » АЮ-ТАУ (Кырым риваяте)
АЮ-ТАУ (Кырым риваяте)
21:51:29
Борын-борын заманда Кырымның көньяк ярын калын-калын карурманнар биләгән. Монда яшәгән кешеләрне һәр адымда хәвеф-хәтәр сагалап торган. Еллар үткән. Кешеләр, карурманны чистартып, тау итәкләрен ташлардан арындырып, җир эшкәрткәннәр, йөзем агачлары һәм җиләк-җимеш утыртканнар.

Салкын котып патшасы Суыкбай, моны ишетеп, яман тузынган һәм зур-зур бозлар арасында чылбырга бәйләп куелган Бөек аюны азат иткән дә аңа Көньяк иленә йөзәргә әмер биргән.
Бүгенге Ялта шәһәре киңлекләре җәелеп яткан урында әлеге олы гәүдәле Бөек аю үзенең бөтен көчен эшкә җиккән: бар нәрсәне җимергән, астын өскә китергән. Бервакыт аю күзен ачса, аның алдында гүзәл Партенит үзәне пәйда булган. Тирә-ягын йөзем агачлары шаулап үскән кечкенә үрләр чолгап алган, хәтфәдәй яшел үләннәр җилдә тибрәнгән, йөгерек шарлавыклар өстендә кояш нуры уйнаган. Моннан да матуррак урын бөтен Кырымда, хәтта бөтен дөньяда юктыр, дип уйлаган Бөек аю. Кинәт аның туң, рәхимсез йөрәген матурлык эреткән. Юк, бу гаҗәеп илне җимермәячәк һәм үзе дә биредә калачак ул. Шулчак Котып патшасы Суыкбай, аның киреләнә башлавын күреп:

— Баскан урыныңда мәңгелеккә катып кал! — дигән, һәм шул секундта ук, аю бик зур тораташка әверелгән. Бу хәлдән соң күп гасырлар үткән. Аю-таудан ерак түгел авыллар калкып чыккан. Ләкин кешеләр тауга якын килергә батырчылык итмәгәннәр. Бөек аю кинәт кенә уяныр да янә барысын җимерә башлар кебек тоелган аларга.

Бервакыт Кырымга муеннарына кызыл галстуклар бәйләгән малайлар һәм кызлар килгәннәр. Аюдан курыкмыйча, таудан әллә ни ерак түгел урында үзләренең лагерьларын да корганнар. Алар курку белмәс пионерлар булганнар. Чыннан да, нигә куркырга Бөек аюдан? Бу тау хакында сөйләгәннәрнең барысы да риваять кенә ич!

Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz