Четверг, 19.06.2025, 00:43:08   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 08 » БАЙ ҺӘМ БАБАЙ (Куба халык әкияте)
БАЙ ҺӘМ БАБАЙ (Куба халык әкияте)
12:22:39
Амбросио исемле ярлы карт беркөнне Америка бае яши торган йортка килә.

— Әфәндем,— дип, итагатьле генә сүз башлый Амбросио,— менә моның хәтле алтын күпме тора? — ди һәм, кулын җәеп, алтынның ни зурлыкта икәнен күрсәтә.

Кызыл йөзле бай бу карт алтын тапкан икән дип уйлый да пышылдап кына сорый:

— Шундый зурмы?

— Әйе, әфәндем,— дип, күзен дә йоммый җавап бирә Амбросио һәм кулларын тагын да ныграк җәеп җибәрә.

— И-и-и, аны иркенләп хисапларга кирәк! — дип башын чайкый хәйләкәр хуҗа һәм хезмәтчеләренә ашарга китерергә куша.

Бабай тамагын туйдыра, иреннәрен сыпырып куйгач, американ тагын сүз башлый:

— Тиз генә хисаплый торган әйбер түгел бу, кичкә хәтле миндә кунак бул,— ди ул.

Бер атна вакытның узуын сизми дә кала Амбросио: һәр көнне иртән мәрмәр ваннада су коена, җаны теләгән ризыкны ашый, кичләрен кызыл йөзле американ белән сәйранга чыга.

Амбросионы ничек кенә сыйларга, ничек кенә аның күңелен күрергә белми инде бай. Ниһаять, беркөнне әкрен генә сүз башлый:

— Ул хәзинәңне кайда күмдең соң? Күпме торганын исәпләр өчен, алтынның үзен күрергә кирәк бит,— ди бай.

— Нинди алтын ул? — дип сорый Амбросио, гаҗәпләнеп.

— Үзең әйттең бит, кулыңны җәеп күрсәттең.

— И әфәндем! — ди Амбросио.— Таптым дип әйтмәдем бит мин, шундый зурлыктагы алтынның күпме торганын гына сорадым.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz