Посетители |
Онлайн всего: 11 Гостей: 11 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » АХЫРЗАМАН (Кыргыз халык әкияте)
АХЫРЗАМАН (Кыргыз халык әкияте) | 12:48:22 |
Әпәнденең бик симез бер сарыгы булган. Шулай беркөнне моның өенә егетләр килеп кергән. Әпәндене кызык итмәкче булганнар икән болар.
— И Әпәнде, нишләп утырасың? Ахырзаман җитә бит! Иртәгә дөнья бетәсе булгач, бу сарыгыңның нигә кирәге бар? Әйдә, аны суйыйк та бер туйганчы ашап калыйк! — дигәннәр егетләр моңа.
Нишләсен, сарыгын суярга булган Әпәнде. Сарыкны тиз генә чалганнар да яр буена казан асканнар. Ит пешкәнче, егетләр су коенып чыгарга булганнар. Әпәнде казан астына ут тергезәм дисә, тирә-юньдә бер коры ботак та юк икән. Озак уйлап тормаган, ул егетләрнең киемнәрен җыеп алган да шулардан бик әйбәт учак ягып җибәргән.
Ит пешүгә, егетләр берәм-берәм судан чыга башлаган.
— Әй, Әпәнде, шаяртма, кая яшердең безнең киемнәрне? — дип сораган болар.
— Учакка ягып, ит пешердем,— дигән Әпәнде.
— Чынлап яктыңмы? — дип, егетләр ярсып аның өстенә ташланганнар.
— Иртәгә ахырзаман җитәсе булгач, киемнең нәрсәгә кирәге бар? Нигә юкка борчыласыз? — дип көлгән алардан Әпәнде. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|