Пятница, 13.12.2024, 15:49:49   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [40]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ДҮРТ ЯЛКАУ ҺӘМ АУЧЫ (Каракалпак халык әкияте)
ДҮРТ ЯЛКАУ ҺӘМ АУЧЫ (Каракалпак халык әкияте)
11:32:59
Амудәрья елгасы буенда дүрт ялкау яшәгән, ди. Юрталарыннан да чыкмыйча, көннәр буе киез идәндә аунап, эшсез яталар икән болар.

Шулай беркөнне дүрт ялкау урманга барырга уйлаганнар. Бераз йөргәч, тамак ялгарга дип, агач төбенә утырганнар. Җиргә ашъяулык җәеп, аның өстенә арпа көлчәсе белән бер кувшин әче сөт чыгарып куйганнар. Шунда берсе:

— Сөт бик аз бит, су кушмасак, дүртебезгә дә җитмәс. Көлчә дә бик каты, болай гына ашап булмас. Берәрегез суга барып килегез,— дигән ул, иптәшләренә карап.

Моңа каршы яшь ялкау:

— Үзең уйлап таптың, үзең бар! — дигән.

— Ул барсын, ул күп ашый,— дип, өченче ялкау дүртенче ялкауны төрткәли башлаган.

— Рәхәт булса, үзең бар! — дип, борылып ук яткан дүртенче ялкау, исе дә китмичә.

Шулай кычкырыша-кычкырыша арып беткән болар, ә янәшәдә генә агып ятучы Амудәрьяга суга төшүче булмаган.

— Әйдәгез, болай килешәбез: кем дә кем беренче булып сүз башлый, суга шул бара,— дигән иң карт ялкау.

Бу фикер белән барысы да килешкәннәр.Авыз ачарга куркып, тын гына утыра, ди, болар. Шулчак янәшәдән эт иярткән аучы үтеп бара икән.

— Саумысыз, туганнар! — дип сәлам биргән ул.

Моңа җавап бирүче булмаган.

— Нигә эндәшмисез?

Тып-тын. Тегеләр һаман авыз ачып сүз әйтмиләр. Аучы боларның яннарына килеп утырган. Һаман эндәшкән кеше юк, ди. Аучы озак уйлап тормаган, көлчә белән сөтне сыптыра башлаган. Ә дүрт ялкау һаман бер сүз дә дәшми икән.

Ашап бетергәч, аучы рәхмәт әйткән дә ары киткән. Эт көлчә валчыкларын ялмап калган. Шулчак ялкауларның иң яше түзмәгән, кыч-кырып җибәргән:

— Кит моннан!

Калган өч ялкау, шуны гына көткәндәй, сөенә-сөенә, дәррәү аваз салганнар:

— Суга син барасың!

Әмма табында инде әче сөт тә, көлчә дә юк, суга баруның да кирәге калмаган икән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz