Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » КОЯШТА ПЕШКӘН АШ (Кыргыз халык әкияте)
КОЯШТА ПЕШКӘН АШ (Кыргыз халык әкияте) | 21:47:57 |
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бик тә холыксыз бер хан. Көннәрдән бер көнне ул:
— Кем дә кем кышкы суыкта манара башында төн кунып чыга, шуңа бер чүлмәк алтын бирәм! - дигән.
Моны ишеткән Әпәнде хан янына юл тоткан. Хан үзенең вәъдәсен кабатлагач, Әпәнде, манара башына менеп, ертык чапаннан килеш шунда төн чыккан. Иртән ул алтынны алырга хан янына килгән.
— Туктале, Әпәнде,— дигән аңа хан,— шул суыкта төн чыгуыңны ничек исбатлый аласың? Әйт әле, бу төнне ниләр күрдең?
— Дала читендә янгын чыкканны күрдем.
— Шулай дисеңме? Алайса, син шул янгын утында җылынгансың инде,— дигән аңа хан.— Димәк, сиңа алтын тиеш түгел.
Әпәндегә хан яныннан буш кул белән кайтып китәргә туры килгән.
Берничә көн үткәч, Әпәнде ханны үзенә ашка чакырырга булган. Мәҗлес вакытында ниндидер могҗиза буласын да искәртеп куйган. «Могҗиза» сүзен ишеткәч, хан кунакка киткән. Аякларын бөкләп, бик озак утырган болар, ә табынга һаман ризык килми икән. Аптырагач, хан урамга чыккан. Анда ул ике озын багана башына казан асып, аның астында тын гына утыручы Әпәндене күргән.
— Ни эшлисең син болай? — дип сораган хан аннан.
— Аш пешерәм,— дип җавап кайтарган Әпәнде.
— Ә утың, учагың кайда соң?
— Мин ашны кояшта пешерәм.
— Ахмак! — дип кычкырган аңа хан.— Күктәге кояш ничек итеп синең казаныңдагы ашны пешерсен ди?!
— Син хаклы,— дигән Әпәнде.— Дала читендәге янгын кышкы төндә җылыта алмаган кебек, кояш та ашны пешерә алмый.
Хан Әпәндегә шунда ук бер чүлмәк алтын китерткән, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 7 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|