Четверг, 19.06.2025, 13:31:43   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [8]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 08 » БӘХЕТ (Корея халык әкияте)
БӘХЕТ (Корея халык әкияте)
11:51:34
Бер авылда бик намуслы карт яшәгән, ди. Бервакыт ул нәкъ төн уртасында төшендә үзенә күктән бәхет иңүен күрә.

Икенче көнне, кырда эшләп йөргәндә, моның китмәне нәрсәгәдер чыкылдап тия. Бераз казыгач, җир астыннан аждаһа, тавис кошы сурәтләре төшерелгән чүлмәк тартып чыгара.

Төбендә кечкенә генә алтын тәңкә дә ялтырый икән. «Әгәр кичә төшемдә күргән бәхет шушы булса, ул миңа күктән иңәргә тиеш иде, ә мин бу чүлмәкне җирдән таптым. Күрәсең, миңа тиешле бәхет түгелдер»,— ди карт. Ул алтын тәңкәле чүлмәкне урынына куя да өенә юнәлә.

Аның күршесендә генә бик комсыз бай тора икән. Күршесенең хәзинәгә юлыгуын белгәч:

— Җир бәхетеме, күк бәхетеме — барыбер түгелмени,— ди. Карт әйткән җиргә йөгереп бара, күрә — хәзинәгә берәү дә кагылмаган.

Чүлмәк эченә караса шакката: анда еланнар, бакалар, төрле-төрле селәүчәннәр мыж: килеп яталар икән.

— Ә-ә... Хикмәт менә нәрсәдә! Теге ахмак, дөньяда юкны сөйләп, на-муслы кешеләрнең башын әйләндерә икән! Күрсәтим әле мин аңа! — ди икән бай.

Ул чүлмәкне күтәрә дә ярлы күршесе йортына китә. Барып җитү белән, әлеге чүлмәкне тәрәзәгә томыра.

Кешегә усаллык эшләүне уена да кертмәгән намуслы карт бу вакытта рәхәтләнеп йоклап ята икән. Нәрсәнеңдер чылтырап ватылуын ишеткәч, куркып уяна. Күзен ачып җибәрсә, янәшәсендә зур гына чүлмәк!

— Ә менә монысы инде чыннан да күктән иңгән бүләк, монысы чыннан да минем бәхетем,— ди ул.

Чүлмәкне караса, аның эче тулы алтын, имеш.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 26 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz