Посетители |
Онлайн всего: 9 Гостей: 9 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » КИЯҮ ЭЗЛӘҮ (Ингуш халык әкияте)
КИЯҮ ЭЗЛӘҮ (Ингуш халык әкияте) | 09:58:12 |
Авылда бер кызны ике егетнең берсенә кияүгә чыгарга димләп йөриләр икән. Егетләрнең берсе бай, икенчесе ярлы, ди. Кыз бу егетләрне үз күзләре белән күреп, сынап карамакчы булган. Ул, ирләр киеме киеп, атка атланган да бай егетнең өе каршына килеп туктаган.
— Дошманга каршы яу чыгарга гаскәр җыям. Минем белән барасыңмы?— дип сүз каткан ул бай егеткә.
— Бара алмыйм,— дип кырт кискән аңа егет.
Аннары кыз ярлы егет йортына таба юл тоткан. Монысы, ике дә уйлап тормыйча, яу чабарга риза булган. Тиз генә чиста-пөхтә киемнәрен кигән дә атына менеп атланган. Авылдан чыккач, ирләр киеме кигән кыз әлеге егеттән:
— Син нишләп юлга болай пөхтә киенеп чыктың?— дип сораган.
— Яуда һәлак була калсам, намусым гына түгел, киемем дә чиста булсын,— дигән ярлы егет.
Шулчак кыз, күңеле тулып, егеткә серен ачкан:
— Мин сезнең кайсыгыз батыррак икәнне сынап карамакчы идем. Димәк, сиңа кияүгә чыгарга туры килә инде...
— Минем батырлыкны сынап каравың өчен рәхмәт! Әмма миндә батырлык кына түгел, горурлык та бар бит әле. Ә горурлык хисе сиңа өйләнмәскә киңәш итә,— дигән дә ярлы егет борылып китеп барган. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|