Среда, 18.06.2025, 17:29:16   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [320]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 08 » ХОДАЙ ҮЗЕ КАРАР (Көрд халык әкияте)
ХОДАЙ ҮЗЕ КАРАР (Көрд халык әкияте)
12:19:27
Бер агайның ике кызы булган. Үсеп буйга җиткәч, болар кияүгә чыгып, икесе ике авылга күчеп киткәннәр. Көннәрдән бер көнне агайның хатыны болай дигән:

— И картым, кызларыңның төп йорттан киткәннәренә күпме вакыт узды. Зинһар, барып хәлләрен белеп кайт...

Агай, күчтәнәчләр алып, юлга чыккан. Иң элек ул өлкән кызы яшәгән авылга киткән. Кызы аны якты йөз белән сөенеп каршы алган.

— Йә, кызым, ничек яшисең, сөйлә әле? — дигән агай.

— Әнә авыл читендәге тип-тигез басуны күрәсеңме? Без анда быел бодай чәчтек. Әгәр Ходай яңгырын кызганмаса, игеннәр мул булыр, үзебезгә ашарга да, базарга чыгарып сатарга да җитәр.

Кич буе кияве һәм өлкән кызы белән Ходайдан яңгыр тели-тели кунак булгач, агай иртән кече кызы янына юл тоткан. Кече кызы да моны елый-елый, сөенә-сөенә каршы алган.

— Тормышларыгыз ничек, ничек көн күреп ятасыз? — дип сүз башлаган агай кеше.

Кыз, җавап та бирмичә, әтисен ишегалдына алып чыккан. Ә анда йөзләгән чүлмәк тезелеп тора, ди.

— Әгәр быел Ходай кояшлы көннәрен кызганмаса, чүлмәкләр матур булып вакытында кибәр. Без аларны сатып баербыз,— дигән ул.

Агай кич буе кияве һәм кече кызы белән Ходайдан кояшлы көннәр тели-тели чөкердәшеп утыргач, икенче көнне иртән кайтырга чыккан.

— Кызларыбызның хәлләре ничек? — дип каршы алган аны хатыны.

— Их, аңламассың бу дөньяны! —дип көрсенгән агай.— Берсе Ходайдан яңгыр сорый, икенчесе кояшлы көн көтә...

— Ә син нинди теләк теләдең соң? — дигән хатыны.

— Яңгырын да, кояшын да теләдем. Калганын Ходай үзе карар... — дигән агай.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz