Четверг, 12.12.2024, 18:39:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 12
Гостей: 12
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ҮЗ ҮЛЕМЕМ БЕЛӘН... (Герцеговина халкы әкияте)
ҮЗ ҮЛЕМЕМ БЕЛӘН... (Герцеговина халкы әкияте)
09:32:51
Шулай бервакыт Эро солтанга эшкә ялланган. Кул бирешеп эш хакын килешкәч, солтан аңа болай дигән:

— Минем бер шартым бар. Әгәр кайчан да булса мине алдарга җөрьәт итсәң, сиңа якты дөнья белән бәхилләшергә туры килер.

Эро солтанның җимеш бакчасында эшли башлаган. Килешү буенча, үз авызына бер җимеш тә алмаска тиеш булган ул. Эро, сарай табынына иртәсен, кичен, көндезен, өеп-өеп, алмалар, хөрмәләр, әфлисуннар, йөземнәр китереп торган, ләкин үзенең тамагы туймаган.

Көннәрдән бер көнне хезмәтчеләр Эроның качып кына алма ашап торганын күргәннәр. Берсен-берсе уздырып, бу турыда солтанга килеп сөйләгәннәр. Солтан Эроны үз янына китерергә боерган.

— Син мине алдадың, Эро! — дип җикергән ул аңа.— Мин сине хәзер үлем җәзасына хөкем итәм. Йә, нинди үлем белән үләргә телисең, үзең сайлап ал.

— Ә син әйткән сүзеңдә торырсыңмы, алдамассыңмы, солтаным? — дип тезләнгән Эро.

— Әйткән сүз — аткан ук! — дигән солтан.— Йә, сайла! Дар агачына асып куйыйкмы үзеңне?

— Юк! — дигән Эро.

— Айбалта белән башыңны чабыйкмы?

— Юк!

— Ат койрыгына тагып, дала буйлап чаптырыйкмы?

— Юк! — дип кырт кискән Эро.

— Алайса, үзең әйт, нинди үлем белән үләргә телисең? — дигән аптырап калган солтан.

— Картаеп, үз үлемем белән үләргә телим, солтаным.

Солтан шаркылдап көлеп җибәргән һәм Эроны үзендә гомерлеккә хезмәтче итеп калдырырга боерган.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz