Четверг, 12.12.2024, 18:31:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » КӨРӘН ТӨСТӘГЕ ПИНГВИН БАЛАСЫ (Инглиз халык әкияте)
КӨРӘН ТӨСТӘГЕ ПИНГВИН БАЛАСЫ (Инглиз халык әкияте)
09:52:48
Шулай берзаман король пингвиннары нәселеннән Принц атлы бәби йомырка эчендә утыра икән. Моның тизрәк дөньяга чыгып, үз ишләре белән уйныйсы килә, ди. Менә ул томшыгы белән йомырка кабыгына төрткән, аннан аңа аягы белән китереп типкән, һәм, ниһаять, кабык ярылып, Пингвин баласы якты дөньяга чыккан. Әни пингвин үз баласына караган да шаккаткан. «Бөтен пингвиннарның аркалары кара, түшләре ак, ә минем бәбием көрән төстә,— дип уйлаган ул.— Әгәр яхшылап юсаң, ул да шулар кебек булмас микән?»

Әни пингвин томшыгы белән күпме генә кырса да, Принц һаман көрән булып кала биргән.

— Белдем! Белдем! — Әни пингвин, бер чүлмәк бал алып, баласының бөтен җиренә дә бал сылаган. Аннары, Ак аюны чакырып, балны яларга кушкан. Принцның көрән төсе шулай бетәр дип уйлаган ул.

— Ай, кытыгым килә! — дип көлгән Принц.

Ак аю, тырыша-тырыша, балны ялаган. Ләкин күпме генә яласа да, Пингвин һаман көрән килеш калган.

— Принц кар тавына менсен дә шуннан аска тәгәрәп төшсен, бәлки, кар аның көрән төсен алыр,— дип акыл биргән Ак аю.

Тик таудан тәгәрәп төшүгә дә карамастан, Принцның төсе үзгәрмәгән.

— Әйдәгез, Ябалак белән киңәшеп карыйк, ул дөньядагы кошлар арасында иң акыллысы,— дигән Әни пингвин.

Ябалак боларга караган да елмаеп куйган:

— И-и, кызык та соң! Үзең — Әни пингвин, үзең бәби пингвиннарның туган чакта көрән булуын, ә бераз үскәч, аклы-каралыга әйләнүен дә белмисең!

— Аһ, әйе шул! — дип шатланган Әни пингвин.— Бөтенләй истән чыккан!

Барысы да Ябалак әйткәнчә булган. Озакламый Принц ябага койган һәм кара аркалы, ак түшле король пингвинына әйләнгән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz