Среда, 18.06.2025, 18:41:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 5
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 08 » АЮ КОЙРЫГЫ (Индонезия халыклары әкияте)
АЮ КОЙРЫГЫ (Индонезия халыклары әкияте)
10:07:19
Тиен, иртән торып, куак төбендә чикләвек ашап утыра икән.

Шулчак агачлар арасыннан Юлбарыс килеп чыккан. «Бетте баш»,— дип уйлаган Тиен һәм куркуыннан калтырый башлаган. Инде нишләргә? Авызына капкан чикләвекне шартлатып ваткан да кычкырып җибәргән бу:

— И тәмле дә соң Юлбарыс күзе!

Моны ишеткән Юлбарыс туктап калган. Аннары, әкрен-әкрен генә артка чигенеп, яңадан агачлар арасына кереп югалган.

Урман буйлап качып барганда, Юлбарыска Аю очраган.

— Юлбарыс күзе ашаучы ерткычны белмисеңме син, дустым? — дип сораган ул Аюдан.

— Белмим,— дигән тегесе.

— Әйдә, бергә барып карыйбыз,— дигән Юлбарыс.

— Бармыйм мин, куркам,— дигән Аю.

— Курыкма,— дип юаткан аны Юлбарыс.— Әйдә, койрыкларыбыз¬ны бер-берсенә бәйләп куйыйк. Теге ерткыч минем өскә ташланса, син тартып алырсың.

Шулай икесенең койрыкларын бергә бәйләгәннәр дә Тиен өненә таба юл тотканнар болар. Аю белән Юлбарыс килгәнне күргәч, Тиен урман яңгыратып кычкырып җибәргән:

— Карале, бу хәйләкәр Юлбарыс мине тагын алдамакчы бугай. Мин аңа иртәнге ашка ак аю китерергә кушкан идем, ә ул соры аю биреп котылмакчы була...

Моны ишеткәч, коты чыккан Аю агач арасына сикергән. Үзе исән калган, тик койрыгы гына өзелгән, ди, аның. Менә шуннан бирле аюлар кыска койрыклы булып калганнар.

Ә Тиен, бернигә исе китмичә, әле һаман да өнендә чикләвек ашап утыра икән.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz