Четверг, 12.12.2024, 18:54:59   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 10
Гостей: 10
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ЭНҖЕ БӨРТЕГЕ (Вьетнам халык әкияте)
ЭНҖЕ БӨРТЕГЕ (Вьетнам халык әкияте)
09:23:40
Яшәгән, ди, Уа атлы ятим кыз. Аңа үзе кебек үк ярлы Го исемле егет гашыйк булган. Кыз көне-төне байга бил бөккән. Бервакыт хуҗасы аңа дөге амбарын сакларга кушкан. Кыз, су алырга дип, күл буена төшкән икән, җылы җил исеп куйган. Кинәт, күл өстендә дулкыннар барлыкка килгән, һәм аннан Су кызы килеп чыккан һәм Уага: «Су патшасы кызы авырый,— дигән.— Аны син генә дәвалый аласың». Кыз Уаны күл төбенә алып төшкән.

Уа патша кызын, үләннәр белән дәвалап, бик тиз терелткән. Патша моңа шатланган һәм Уага тылсымлы энҗе бүләк иткән.

Кыз яңадан ярга чыккан. Амбар янына килсә, аның коты очкан: кошлар, тиеннәр ярты дөгене ташып бетергәннәр, ди.

Уа бик кайгырган. Кинәт ул энҗе бөртеген исенә төшергән. «Энҗе, дөге бирче миңа, тамагым ачты!» — дип үтенгән. Кыз алдында затлы ризык тулы дәстархан җәелгән, аның артында амбар калыккан.

Икенче көнне Уа, матур күлмәк киеп, хуҗасы янына килгән һәм «Мин сиңа үзеңнекеннән дә күбрәк дөге бирәм. Әмма моннан ары сиңа хезмәт итмәм!» — дигән.

Бай улы шулчак Уаның гүзәл чәчәкләрдән дә гүзәлрәк икәнен күреп таң калган, теле тотлыккан. «М-ми-ңа дө-ге түгел, син кирәк, сиңа әйләнәм»,— дигән. «Син котырган эттән дә яманрак,— дигән Уа аңа. Бай малае моны атасына сөйләп биргән. Бай, гаскәрен җыеп, кызның йортын таларга җыенган. Ләкин авылдашлары Уаны кисәтеп өлгергәннәр. «Энҗе, безне явыз адәмнән сакла!» — дип үтенгән кыз. Шулчак хуҗа кешенең йорты тирәли кыя-таулар калкып чыккан. Байның гаскәре тауны кичәргә күпме тырышса да булдыра алмаган. Уа белән Го исә әле хәзер дә рәхәттә яшиләр, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz