Четверг, 12.12.2024, 18:35:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 9
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » АРЫСЛАН БЕЛӘН КУЯН (Кыргыз халык әкияте)
АРЫСЛАН БЕЛӘН КУЯН (Кыргыз халык әкияте)
12:41:40
Яшәгән, ди, бер озынколак Куян. Бөтен куяннар шикелле куркак булганга, үз оясыннан чыгып йөрмәгән ул. Шулай айлар буе гел өйдә утыру туйдыргач, көннәрдән бер көнне урман гизеп кайтмакчы булган бу. Бөтен кыюлыгын җыеп урыныннан кузгалуга, моның каршы- сына галәмәт зур Арыслан килеп чыккан. Куян дер калтырый башлаган. Арыслан, тешләрен шыгырдатып:

— Эләктеңме, озынколак! Хәзер мин сине ашыйм,— дигән.

Шулчак Куян як-ягына караган да хәйләкәр елмаеп сүз каткан:

— Ашасаң ашыйсың инде... Язмыштан узмыш юк, диләр. Әмма мине ашаганчы, сиңа бер сер сөйлисем килә...

— Нинди сер ул? Тизрәк сөйлә!

— Син — урманда иң көчле җанвар, син — урман патшасы! Әмма урман читендәге коеда яшәүче бер Арыслан әллә ниләр сөйли... Имеш, ул синнән көчлерәк, имеш, очратса, сине өзгәләп ташлаячак... Шул ахмакны акылга утыртсаң, үлсәм дә үкенмәс идем. Курыкма, мин беркая да китмәм...

Арыслан ярсуын көчкә тыеп ырылдап куйган:

— Кайда ул тел бистәсе? Алып бар мине шуның янына!

Куян Арысланны урман читендәге кое янына алып барган.

— Менә шунда яши ул. Кое төбендә. Мин куркам, үзең кара...

Арыслан, үрелеп карауга, кое төбендәге суда үз шәүләсен күреп ырылдап җибәргән:

— Ул миннән көчлерәкме? Мине өзгәләп ташлыйм, диме? Хәзер күрмәгәнен күрсәтәм мин аңа!

Арыслан ярсый-ярсый кычкырган да, бөтен көчен җыеп, коега сикергән.

Ә Куян аның суда батканын гына көтеп торган һәм, сикерә-сикерә, үзенең чытырманлыгына таба чапкан, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz