Посетители |
Онлайн всего: 11 Гостей: 11 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » КЕМ БАЛАСЫ ? (Камбоджа халык әкияте)
КЕМ БАЛАСЫ ? (Камбоджа халык әкияте) | 11:26:47 |
Бәхәс нидән чыккандыр, белмим, көннәрдән бер көнне ике хатын, бишектәге сабыйны бүлешә алмыйча, «минеке» дә «минеке» дип, пыр тузып тарткалашалар икән. Берничек тә килешә алмагач, болар бодисатва (казый) янына мәхкәмәгә киткәннәр. Хатыннарны игъти¬бар белән тыңлагач, бодисатва мондый шарт куйган: кем дә кем баланы иң элек үзенә тартып ала, сабый шуныкы була.
Бодисатва каршына басып, хатыннар бала өчен тарткалаша башлагач, сабый кычкырып елап җибәргән. Елау тавышыннан җаны өзгәләнгән хатын, кызганып, аны кулларыннан ычкындырган, ә икенчесе исә шул арада бар көченә сабыйны үзенә тартып алган.
Шулчак бодисатва боларга бәхәсне туктатырга кушкан.
— Бу бәхәстә оттырган кеше отты,— дигән ул.— Баланы кеше кулыннан көч белән тартып ала алмаган хатын аның газиз әнисе булырга тиеш. Чөнки ул тарткалый башласам, сабыемның берәр җирен авырттырырмын дип курыкты.
Бодисатва шулай дигән дә баланы үз әнисенең кулына тоттырган, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 6 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|