Воскресенье, 19.01.2025, 10:43:08   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [12]
Сказки русских писателей [0]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [8]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6528
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ҮЛГӘН ТАВЫК (Корея халык әкияте)
ҮЛГӘН ТАВЫК (Корея халык әкияте)
12:12:16
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер комсыз алпавыт. Үз өендә ашамыйча, кешедән кешегә кунакка йөрергә ярата икән бу. Шулай көннәрдән бер көнне чираттагы авыл агаена кунакка барырга ниятләгән ул. Агай, ярлы булса да, бар мөлкәтеннән мул гына өстәл әзерләгән. Соңгы тавыгын суеп пешергән дә өстәл уртасына чыгарып куйган. Капкорсаклы алпавытның тәмләп тавык ашарга җыенганын күргәч, авыл агаеның авыз суы киткән малае, түзә алмыйча:

— Карагыз әле, карагыз, бай әфәнде үлгән тавык ашый! — дип кычкырып җибәргән.

«Болар миңа үч итеп үлгән тавык пешереп китергәннәр, ахрысы»,— дип уйлаган алпавыт һәм:

— Тамагым туйды,— дип, өстәлне җыештырырга кушкан.

Шулчак агайның шук малае тавык ботын эләктереп алган да шатыр-шотыр кимерергә тотынган. Үзе ашый, үзе:

— Әй тәмле дә инде! Әй тәмле! — дип кабатлый икән.

Алпавыт моңа карап торган-торган да:

— Ә син үзең нишләп үлгән тавык ашыйсың соң? — дип сораган.

— Ә тере тавыкны ничек ашыйсың инде?! — дигән дә малай, тавыкның икенче ботын да эләктереп, урамга чыгып чапкан, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz