Посетители |
Онлайн всего: 9 Гостей: 9 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » АГУЛЫ ХӨРМӘ (Корея халык әкияте)
АГУЛЫ ХӨРМӘ (Корея халык әкияте) | 11:49:30 |
Яшәгән, ди, бер монастырьда карт монах белән яшь монах. Карт монах бик тә саран һәм комсыз булган. Киптерелгән хөрмәне ул шкафына бикләп саклаган, яшь монахка авыз итәргә дә бирмәгән. Үзе, ялгыз калган саен, качып хөрмә ашаган. Әле, җитмәсә, яшь мо¬нахны кат-кат кисәтә дә икән. «Берүк минем шкафтагы әйберләремә кагыла күрмә! Кагылсаң, шунда ук үләсең!» — дигән.
Менә беркөнне карт монах каядыр китеп барган. Яшь монах тиз генә шкафны ачкан да хөрмәне ашап бетергән. Аннары картның иң яраткан чүлмәген идәнгә алып томырган. Чүлмәк челпәрәмә килгән. Бу хәлләрдән соң яшь монах, берни булмагандай, юрганын ябынган да караватына менеп яткан. Карт монах кайткач, моңардан сорый икән: «Нәрсә булды? Нишләп көпә-көндез ятып торасың?»
Яшь монах ишетелер-ишетелмәс тавыш белән болай дип пышылдаган: «Укытучым минем! Мин гаҗәеп зур гөнаһ кылдым, ялгыш сезнең яраткан чүлмәгегезне төшереп ваттым. Аннары, кайгыдан нишләргә белмичә, шкафтагы теге агулы хөрмәләрне ашадым. Менә хәзер үлем килгәнне көтеп ятам». Карт монахның ачудан йөзе күгәреп чыкса да, укучысына бер сүз дә кайтарып әйтә алмаган, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 6 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|