Йөк ташучы Петруччо, өйләнеп туй ясагач, хатыны белән киңәш-табыш итәргә уйлаган:
— И Розалина җаным, без синең белән менә дигән итеп яшәрбез! Мин эшләп акча табармын, син йортны карарсың. Ә инде эштән кайткач, өйдә мин хуҗа! Арбага утырып, өй янына килеп җитүгә, мин сиңа: «Ач капканы, хатын!» — дип кычкырырмын, син шундук, йөгереп чыгып, капкадан атны кертерсең.
— Мин сиңа ат карар өчен кияүгә чыкмадым! — дип авызын турсайткан Розалина.
— Туктале, хатын, ат карарга да өйрәнерсең. Йөкче хатыны булгач, капка ачып, ат кертергә дә туры килер.
— Ачмыйм да, кертмим дә!
— Ничек инде ул ачмыйсың? Ирең сиңа: «Ач капканы, хатын!» — дип кычкыра, ә син...
— Тамагың карлыкканчы кычкырсаң да ачмыйм.
— Аһ, Розалина, ачуымны чыгарма! — дип ярсып кычкырган Пет-руччо.— Ач капканы! Атны ишегалдына керт!
Ир белән хатынның талашканын ишетеп, күршесе йөгереп кергән.
— Нәрсә булды, нигә кычкырышасыз? — дип сораган ул.
Петруччо кулларын селки-селки аңлатырга тотынган:
— Хатын сүзне тыңламый... Мин аңа: «Капканы ачып, атны керт!» — дим, ә ул: «Ачмыйм да, кертмим дә!» — дип киреләнә.
— И-и, шуның өчен тавыш чыгаралармы? — дигән аларга күршесе.— Ярый, хәзер үзем капканы ачып, атыгызны кертәм... Кайда ул атыгыз?
— Ат... ат кайда безнең, хатын? — дигән Петруччо һәм үзләренең атлары юклыгы исенә төшеп көлеп җибәргән. |