Четверг, 13.11.2025, 05:10:15   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 08 » КАЙДА НИНДИ КИЕМ КИРӘК? (Вьетнам халык әкияте)
КАЙДА НИНДИ КИЕМ КИРӘК? (Вьетнам халык әкияте)
09:28:04
Бер бай әфәнде, яңа кием тектерергә дип, өенә тегүче чакырткан.

— Кунакка киеп бара торган, бик тә килешле, затлы кием булсын,— дигән ул тегүчегә.

— И, мөхтәрәм бай әфәнде, андый затлы киемне киеп кемнәр янына кунакка барырга җыенуыгызны әйтә алмассыз микән миңа?

Бай әфәндегә, билгеле инде, мондый сорау бер дә ошамаган. Ул, кашларын җыерып, тегүчегә кычкырып җибәргән:

— Ә сиңа нәрсәгә ул, адәм актыгы? Минем кем янына баруымда синең ни эшең бар?

— Кием теккәндә ялгышмас өчен соравым,— дигән аңа тегүче.— Әгәр бу киемне киеп үзегездән дә баерак һәм дәрәҗәлерәк кешеләр янына барсагыз, мин аның алгы итәген кыскарак итәрмен. Ә инде ярлы-ябагай, гади кешеләр белән очрашу өчен арткы итәген кыскартырга кирәк булыр.

Бай әфәнде, моның сүзләрен ишеткәч, уйлап-уйлап торган да шаркылдап көлеп җибәргән һәм:

— Ахмак булсаң да, дөресен сөйлисең. Һәр эшнең үз хикмәте бар шул... Алайса, син миңа ике пар затлы кием тек! — дип әмер биргән, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 33 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz