Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ҖӘЙ БЕЛӘН КЫШ НИГӘ КҮРЕШМИ? (Каракалпак халык әкияте)
ҖӘЙ БЕЛӘН КЫШ НИГӘ КҮРЕШМИ? (Каракалпак халык әкияте)
11:38:23
Шулай беркөнне Кыш белән Җәй очрашкан. Ул чакта әле алар бер-берсе белән дус булганнар. Очрашкач та сөйләшеп сүзләре бетмәгән. Бервакыт, хәл-әхвәл сорашып, шау-гөр килеп утырганда, боларның янына урман эченнән аучы килеп чыккан. Кыш дусты алдында үзенең куәтен күрсәтергә теләп мактанырга тотынган: — Әнә теге картны күрәсеңме? — Күрәм. — Телисеңме, мин аның башындагы бүреген салдырам. — Әйдә, күрсәт куәтеңне! — дигән Җәй. Шулчак Кыш, яңакларын кабартып, җил туздырып, көчәнә-көчәнә өрергә тотынган. Әмма аучының моңа исе дә китмәгән, бүреген батырыбрак кына кигән. Ачуы чыккан Кыш, бар дөньяны буранга күмгән. Тирә-юнь караңгыланып, аучы картның бүрегенә, йөзенә кар сарган, әмма Кыш һаман аның бүреген салдыра алмаган. — Артыграк мактанып ташладың бугай. Көчең җитмәс эшкә тотынмаска иде,— дип, Җәй Кыштан көлә башлаган. — Алайса, әйдә, син көчеңне күрсәтеп кара! — дип, үпкәләп җавап кайтарган аңа Кыш. Җәй бер сүз әйтмәгән, бары тик бөтен йөзен балкытып елмаеп кына җибәргән. Аның якты йөзеннән чәчелгән нурлар далага таралгач, гөрләвекләр челтери башлаган, ямь-яшел үләннәр шытып чыккан. Моны күргән аучының да йөзенә елмаю кунган. Ул, көләч кояшка кул болгап, башындагы бүреген салган да кул аркасы белән маңгаендагы тир бөртекләрен сыпырып төшергән. Шулчак Кыш бар нәрсәне дә бары тик көч белән генә хәл итеп булмавын аңлаган. Әмма үзенең кирелеге аркасында моны танырга теләмәгән. Ул, үз-үзен белештермичә, кырт кына борылган да саубуллашмый-нитми китеп барган. Шул көннән бирле Кыш белән Җәй беркайчан да бер-берсе белән күрешми, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 8 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]