Четверг, 12.12.2024, 18:51:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 11
Гостей: 11
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » СӨЙЛИ ТОРГАН ИШӘК (Каракалпак халык әкияте)
СӨЙЛИ ТОРГАН ИШӘК (Каракалпак халык әкияте)
11:35:13
Чимбай каласының бер мулласы кешеләрдән качып кына әфьюн тарта торган булган. Качып тарткач, беркем дә белми дип уйлаган инде ул.
Хәйләкәр Омәрбәк моны акылга утыртырга ниятләгән.

— Мин синең ишәгеңне кеше шикелле сөйләшергә өйрәтәм,— дигән ул муллага.— Әгәр ишәгең кешечә сөйләшә башласа, синең даның бөтен илгә таралачак. Аннары сәдака да агылып торачак.

Мулла сөенә-сөенә ишәген Омәрбәккә бер елга укырга биргән. Шәһәр халкы урамда да, базарда да бары тик шул ишәк-шәкерт хакында гына сөйләшә икән...

Бер ел узгач, Омәрбәк ишәкне базарга илтеп саткан. Аннары мулла янына килгән дә:

— И әфәндем, синең ишәгең артык акыллы булып чыкты,— дип сүз башлаган.— Ул берничә көннән үк чып-чын кеше теле белән сөйләшергә өйрәнде...

— Кайда ул минем акыллы ишәгем? — дип, сөенеченнән авызын ерган мулла.

— Ачуланма, әфәндем, әмма мин аны суярга мәҗбүр булдым.

— Нишләп суйдың? — дип җикергән аңа мулла.

— Ул синең хакта әллә ниләр сөйли башлады... Имеш, син кешедән качып әфьюн тартасың, аннары исереп сүгенәсең, имеш, син биш ва¬кыт намазны да укымыйсың... Ишәкнең колаклары зур бит, синең янда яшәгәндә барысын белеп, ишетеп торган... Шуңа күрә, урам буйлап гайбәтеңне сатып йөрмәсен дип, тоттым да суйдым мин аны.

— Бик дөрес иткәнсең! — дип сөенгән мулла.— Шул кирәк ул аңгыра хайванга! Киләсе елга укырга мин сиңа акыллырак ишәк җибәрермен.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz