Воскресенье, 19.01.2025, 10:43:09   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [12]
Сказки русских писателей [0]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [8]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6528
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » АЛТЫН ТАПТЫМ (Камбоджа халык әкияте)
АЛТЫН ТАПТЫМ (Камбоджа халык әкияте)
11:24:48
Көннәрдән бер көнне авыл агае урманга утынга киткән. Иң юан агач төбенә килеп балтасын күтәрүгә, ул ниндидер кызганыч чинау авазы ишеткән. Балтасын куеп, яхшылабрак караса, агач төбендәге куыштан бер Тычкан килеп чыккан. Ул, башын өскә күтәреп, агайга болай дигән: «И мәрхәмәтле адәм баласы! Зинһар өчен, кисмә син бу агачны. Харап итмә безнең өебезне. Сүземне тыңласаң, мин сиңа көн саен бер янчык алтын китереп торырмын».

Агай, моның сүзен тыңлап, карт агачны кисмәгән, арбасына коры-сары утын төяп, өенә кайтып киткән.

Теге Тычкан сүзендә торган, көн саен агайга бер янчык алтын китереп торган. Агай алтынны хатынына биреп барган. Тора-бара хатыны аннан бу алтынны каян алганын сораша башлаган. Аптыратып бетергәч, агай барысын да сөйләп бирергә мәҗбүр булган. «И ахмак, ахмак! — дип битәрләргә тотынган аны хатыны.— Ул карт агач төбендә олавы белән алтын ятадыр бит! Ә син Тычкан алып килгән бер янчык алтынга сөенеп утырасың. Бар, тизрәк агачны кисеп ек та олавыңа алтын төяп кайт».

Ире, моның сүзен тыңлап, балта алган да урманга киткән. Тирләп- пешеп агачны егып салган, әмма анда бернинди алтын да тапмаган. Буш кул белән өенә кайтып кергәч, хатыны моны тагын әрләргә тотынган. Ә шул арада теге Тычкан, үзенең бөтен туганнарын ияртеп, ахмак агай белән аның комсыз хатыны яшәгән йортка килгән дә моңа кадәр биргән алтыннарын урманга алып киткән, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz