1588. Ачы кабакка эт тә тими. 1589. Ачы торманың сирәге яхшы. 1590. Бакча — байлык бер айлык, тагы да килер гидайлык. 1591. Бакча иясенә түтәл юк, өй иясенә бүкән юк. 1592. Берәүгә торма кирәк, берәүгә хөрмә кирәк. 1593. Буш карбызда орлык күп. 1594. Бәрәңге ашаган тук булыр, тез буыны юк булыр. 1595. Бәрәңге балына чебен җыелмый. 1596. Бәрәңге: «Мин патшалар авызына да керәм!» —дип әйтер, ди. 1597. Бәрәңге төн озайгач үсә. 1598. Бәрәңге—ярты икмәк. 1599. Бәрәңге әйткән: «Илтүен илтермен, кайтуыңны үзең кай¬гырт»,— дигән. 1600. Бәрәңге әйткән: «Кырык биш көндә карыныңа керермен»,— дигән. 1601. Бәрәңгене буяу белән алма итеп булмый. 1602. Ике карбыз бер култыкка сыймас. 1603. Кабак баштан ярылыр. 1604. Кабак бик зур да, поты бер тиен. 1605. Кабак карбызга әйткән: «Мин олы»,— дигән. Карбыз әйткән: «Син олы булсаң, мин баллы», — дигән. 1606. Керән тормадан татлы булмас. 1607. Керән угычыннан бәрәңге суы чыкмый. 1608. Кичә аунаган кабак бүген капка аша баккан. 1609. Кишер — эчеңә килешер. 1610. Кәбестә аркасында суган да су эчә. 1611. Мич башында шалкан пешми. 1612. Сарымсак ашамаганның авызыннан ис килмәс. 1613. Сарымсак хаҗга барып кайтса да татлыланмас. 1614. Сарымсакны кияүгә биргәннәр, өч көн сасымаган. 1615. Сарымсакны серкәгә салып тотсаң да, сигез ел исен саклый. 1616. Сирәк торма төпле була. 1617. Суган кабыгы сигез кат. 1618. Суган сирәк булса, башы олы булыр. 1619. Суганның татлысы юк. 1620. Тиле суган сабакка уңар. 1621. Торма: «Мин бал белән тәмле»,— дигәч, бал аңа: «Мин син¬нән башка да тәмле!» — дигән. 1622. Черегән суганны бауламыйлар. 1623. Черегән суганны сасытма. 1624. Шалканны ефәккә төргәннән бәясе артмас, энҗене ыштырга төргәннән бәясе кимемәс. 1625. Ярык карбызда тәм булмас. 1626. Җимеш юк җирдә чөгендерне дә әфлисун диләр. 1627. Җир алмасы җилектерми. * * * 1628. Акча җимеше түгел, бакча җимеше. 1629. Бакчачының бакчасы, утап кына баксачы. 1630. Бер керән ашап, ике атна кикергән. 1631. Кавын утырттым, гәрәнкә үсте. 1632. Карбыз кабыгы ташлау. 1633. Кирәкле кишер яфрагы. 1634. Куыш карбыз тибү. 1635. Кәбестә кебек беркатлы инде ул. 1636. Пешкән шалкан, төшкән-калган. 1637. Суган бавын үрү. 1638. Суган суы суыру. 1639. Суган тураганда елый. 1640. Торма ачуын тоздан алу. 1641. Торма өстенә тоз. 1642. Шалкан кабыгы кию. 1643. Эре бәрәңге ашаган. |