НАРКОТИКЛАРГА ЮК!!!
Алар кечкенәдән дуслар булып, сердәшләр булып үстеләр. Берсе җитен чәчле, төпсез күктәй зәңгәр күзле, икенчесе чегән кебек кап-кара чәчле, шомырттай кара күзле матур кызлар иде.
Яз җитеп, җир кибүгә, алар бөтен укыйсы китапларын тотып, җитәкләшеп су буена йөгерәләр. Өй эше эшлиләр, янәсе. Унбиш-егерме минут әдәби китап укыр-укымас, китапларын ташлыйлар да, чыркылдаша-чыркылдаша, агымсуга карап, бер-берсенә хыялларын сөйләргә тотыналар.
Җитен чәчле сөйкемле Гөлшат алсу яңакларын язгы кояш нурлары иркенә куя да, (болай да сипкелле!) хискә бирелеп, киләчәктә ак халатлы табиб булачагын сөйли башлый. Ул кешеләргә дәва, шифа таратачак, ак өметләр бирәчәк, ул мәрхәмәтле, йомшак күңелле булачак, аны барлык авырулар да яратырлар.
Кыргый матурлыкка ия булган Камилә җан дустын тыңлап бетерә дә, дугаланып киткән кара кашларын сикертеп: “Синнән көтәргә була, син кешеләрне яратасың, картларны, авыруларны кызганасың, изге күңелең,” — ди ул, тәкыясын үрә-үрә. — Ә менә минем модель буласым килә. Җирдә йолдыз булып янасым, журнал битләрен бизәү теләгем. Кешеләр миңа карап соклансыннар иде. Бу — минем зур хыялым.” Шулай дигәч, сап-сары чәчәкләрдән үрелгән тәкыяны чәчләренә утыртып куя.
— Әйтерсең, болын королевасы, шулай килешә, — ди Гөлшат, соклануын яшерә алмыйча. — Син дә хыялыңны чынга ашырырсың, син бик тә чибәр, — ди, дус кызының сүзләрен куәтләп.
…Бу сөйләшүдән соң озак вакытлар узды, күп сулар акты. Хәзер инде сәләтле, яхшы күңелле, мөлаем Гөлшат медуниверситетның дүртенче курсында, ә чибәр, янып торган... Камилә КГГПУ да чит телләр факультетында укый. Сердәшләр һаман да бергә, шалтыратышып, бер-берсенә кунакка йөрешеп кенә торалар.
Гөлшат үз төркемендә бер яулыклы мөселман кызы Хәдичә белән дуслашып китте. Болай да күңеле гел изгелектә генә булган Гөлшатка дин сулар һава кебек кирәк булган бит! Алар бергә мәчеткә йөри башладылар, күңеле шәфкать белән өртелгән кыз дөньяга башка күз белән карый башлады, һәрбер нәрсә хакында яхшы гына уйларга тырышты, дөньяның, гомернең мизгел, сынау гына булганына төшенде, күңел изгелеккә генә талпынды.
Бер көнне Гөлшат Камилә янына җыенды, хәлләрен белергә, серләшергә иде исәбе. Лифт алар этажында ачылуга, Гөлшатның аяк буыннары тотмас булды — аның җан дусты әллә нинди ир кочагында тәмәке тартып тора! Хәзер генә аңлады Гөлшат — соңгы вакытларда шалтыратканда дусты кәрәзле телефонын алмый башлаган, алса да, бик коры сөйләшә иде аның белән. Бергә чәй эчәргә утыргач, Гөлшат Камиләне җентекләп күзәтте: күз төпләре каралган, болай да матур күзләре мул итеп сөрмә белән буялган, әллә инде кичә бизәнгән килеш — керфекләре тушь белән укмашып каткан.
— Ни булды? Без озак күрешмәдек, гафу ит, сессия иде, үзең беләсең.
— Сессия? Ә, әйе. Ә мине универдан кудылар.
— Ничек? — Гөлшат аптыраудан авызын яба алмый калды.
— Шулай. Беләсеңме, Гөлшат, мин әлбәттә сиңа барсын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен. Ә син бүлдермә, һәм мине хөкем итмә, ә аңларга тырыш. Миңа бик тә авыр. Әти-әнием берни дә белми. Аларны кайгыртасым килми.
Нәкъ бер ел элек мин гашыйк булдым. Беләсеңме, хисләр дулкыны, мәхәббәт ташкыны өермә кебек алып кереп китте. Артык чибәр егеткә гашыйк булдым.
Розалар, кинотеатр, ресторан... — үзең беләсең. Җитмәсә, иномаркасы бар. Бер көнне кинога, икенче көнне театрга алып бара. Романтика, кыскасы. Мин үлеп гашыйк булдым. Мине үзенеке итте. Һәм... ташлады. Мин аның өчен укылган китап, ачылган бүләк, кулланылган әйбер, өзелгән һәм шиңгән чәчәк кебек кенә булып калдым. Төркемдәге (группадагы) иң матур кыз сүнде, сүрелде, шиңде. Инде бер атнадан мин аны параллель группадагы бер кыз белән бергә күрдем. Саф хисләремне таптадылар. Миңа бик авыр булды. Сиңа шалтыратмадым, борчырга теләмәдем. Үземнең беркемне дә күрәсем килмәде. Беренче экзамен — икеле , икенчесе — икеле, бүтән бармадым. АНЫ күрүе чиксез авыр иде. Ә мин шундый горур кыз идем бит, тотып сындырдылар тәкәбберлегемне. Бөтенесе миңа бармак төрткән кебек тоелды. Матурлык бәхет түгел икән ул… Хисләр корбаны булырга ярамый, акыллы булырга кирәк.
Бәлагә дучар булган, янып торган дусты чынлап та сулган, балачак рухы китеп тә бетмәгән саф кызларда нур балкып тора. Камиләдә ул нур сүнгән иде.
— Күптән түгел дискотекага бардым, бер егет белән таныштым, — дип дәвам итте Камилә, — минем кайгымны белгәч, берни дә әйтмәде, бер “төймә” бирде. Аның көче! Мин аны сиңа сүзләр белән аңлата алмыйм, кайгылар каядыр югала, сиңа рәхәт, күңелле, әйтерсең, канатлар үскән дә, очасың... Мин беренче тапкыр үземне якты, бәхетле дөньяда дип хис иттем. Ул егет — Артур миңа үзенең телефон номерын бирде. Мин шалтыраттым. Син күргән кеше шул инде. Беләсеңме, вакытлыча гына булса да, ул миңа бәхет бүләк итә. Ул бәхет бушлай түгел, тик шулай да... Бер ай эчендә мин күп нәрсәмне югалттым — якты хыялларымны, сафлыгымны, укуымны, үземә ышанычымны, хәтта киләчәккә өметемне дә. Син күргәндә без тәмәке тартмый идек, ул үлән “анаша” дип атала. Тик ул гына миңа ярдәм итми инде, миңа көчлерәк кирәк. Артур алып килә. Мин “вакытлыча бәхет”не көтеп алам. Акча күп кирәк. Официант булып эшкә урнаштым. Тик анда исерек ирләр бәйләнәләр. Дипломсыз башка җиргә алмыйлар.
Шуларны сөйләгәннән соң, Камилә үксеп елап җибәрде. Гөлшат аны кочаклап юатты, тынычландырды. Алар иртәнгәчә сөйләшеп утырдылар.
Гөлшат дустына озак кына наркотикларның зарары турында сөйләп утырды, укуын дәвам итергә кушты, киңәшләр бирде. Алар озак кына балачакларын искә төшереп утырдылар. Гөлшат киткәндә иптәш кызын мәчеткә барырга чакырды. Камилә эндәшмәде, боек күзләрен генә тутырып карады.
Гөлшатның дусты өчен җаны әрнеде. Ничек аны туры юлга бастырырга? Ничек сынган ихтыяр көчен ныгытырга, төшенкелеккә бирелгән күңеленә канатлар куярга, өмет уятырга? Уку бетәргә бер ел калды. Ул ничек булса да Камиләгә ярдәм итәргә тиеш.
Тик аның кәрәзле телефонга озын-озак шалтыратулары җавапсыз калды. Гөлшат якты уйлар белән йөгерә-йөгерә яшьлек дустына ашыкканда ул өйдә булмады, һәрхәлдә кара ишек звонок бирүгә җавапсыз кала иде. Камилә юкка чыкты, әллә инде Гөлшаттан гына кача башлады.
Көз көне группадагы мөселман кызы Гөлшатны туена чакырды. Эчемлексез туй бик матур, күңелле узды. Мөлаем җитен чәчле Гөлшатны туйда бер мөселман егет белән таныштырдылар. Егет тыйнак, инсафлы иде. Хәзерге заман егетләрендә булган пырдымсызлык, кыланчыклык, үзен әллә кемгә кую чалымнары эчкерсез Әхмәттә гел генә дә юк. Бөтен белемнәре өр-яңа “сотовый”ларның төрләре, компьютер уеннарын белүдән узмаган егетләрдән тирән фикер йөртүе, дөньяга карашының киң булуы белән аерылып тора Әхмәт. Гөлшатка егет бер күрүдә ошады, тик ул татар кызларына хас булган тыйнаклыгы белән аны-моны сиздермәде. Ислам кануннары буенча егет белән кыз шаһитләрдән башка күрешергә тиеш түгел. Кияүгә чыккан Хәдичә ире Йосыф белән аларны кафега чакырдылар. Нәкъ менә шунда Әхмәт Гөлшатка тәкъдим ясады. Кызның болай да алсу яңакларына кызыллык йөгерде...
Нәкъ бер айдан Гөлшатның туе булачак. Табигать кышкы йокысыннан арынып язгы сулышын алганда кыз кардай ак туй күлмәген киячәк. Нинди бәхет! Моның хакта Камилә белергә тиеш. Шундый олуг вакыйганы дус кызыннан башка үткәрмәс бит инде. Гөлшат шалтыратырга тотынды. Соңгы айларда Камилә нигәдер аңардан кача иде. Күрешмәгәннәренә дә берничә ай булды. Кызның эче пошса да, берни эшли алмады.
Трубканы ниндидер ир алды. Дорфа гына Камиләнең шифаханәдә ятуын әйтте. Ялынып сораганнан соң адресны мыгырдады да, сөйләшүне өзде.
Гөлшат аның янына очты. Бик, бик сагынган иде ул аны. Палатасына кергәч, сары, суырылган йөзле ябык кына бер хатынны күреп, аптырап калды: шулмы соң аның җан дусты?
— Камилә, хәлләрең ничек? Ни булды, ник югалдың? Мин сине бик тә сагындым. Зинһар, качма миннән, — дип тезде кыз. — Сәламәтлегең ничек?
— Рәхмәт, Гөлшат, килгәнең өчен. Үзең ничек? Матурлангансың. Яшәү дәрте, яшьлек бөркелеп тора синнән. Сокланам. Ә миңа килгәндә, мин тере мәет. Стриптизерша булып эшлим. Дозадан дозага яшим. “Глянцевый журнал” битләрен бизәргә дә насыйп булмады, затлы күлмәкләр киеп подиумнарда йөрү дә хыялда гына калды. Матур тәнем арзан, сасы барларда исерекләрнең күзләрен иркәләр өчен генә булган икән. Барсына да үзем генә гаепле. Беләсеңме, башта гына рәхәт булды, “кайчан телим — шунда туктыйм”, дип йөрдем, ә аннары аңладым, соңрак синең ихтыяр көчең белән наркотик идарә итә башлый икән. “Ломка” — беләсеңме нинди әшәке, куркыныч әйбер. Дошманыңа язмасын. Дөресен әйткәндә, синең чиста, саф күзләреңә туры карарга да оялам. Мин — югалган кеше. Тормышның төбендә мин. Беләсеңме, тәгәрәп төшүләре бик җиңел икән лә ул, ә менә кире менүләре генә, ай-һай. Кешелек дәрәҗәсен, үзеңә карата хөрмәтне, ышанычны кире кайтаруы бик кыен. Ярдәм кулы булмаса, бигрәк тә. Мин бер үзем калдым. Минем беркемем дә юк, — диде сүлпән тавыш.
— Алай димә, мин бар, без дуслар, мин сиңа ярдәм итәм, күчеп кит ул фатирыңнан, әйдә миңа кил. Син яңадан укуыңны дәвам итерсең. Оныт ул наркоман танышларыңны. Ишетәсеңме, мин һәм минем дусларым сиңа ярдәм итәчәк, алар яхшы кешеләр.
Камилә кырыс кына аны бүлдерде:
— Ә беләсеңме, мин синнән нигә качам? Чөнки син чиста, саф күңелле кыз. Син минем якты, матур, кабатланмас балачагым һәм самими яшьлегемнең гүзәл хатирәсе. Шуңа качам. Үземнән качам. Ак белән кара бергә була алмый. Яктылык, сафлык белән караңгылык, түбәнлек бергә уртак тел тапмаслар. Гафу ит мине, кичер.
— Алай димә, дустым. Дүрт аяклы ат та абына. Вакытында тукталып, үзгәрергә, төзәлергә генә кирәк. Син булдыра аласың. Син көчле кеше. Син минем бердәнбер якын дустым. Мин сиңа булышырмын. Тик син карышма гына. Бер яшьлек хатасы өчен, ниндидер ахмак егет аркасында гына бөтен гомереңне сызып ату зур хаталык, мәгънәсезлек булыр иде.
— Рәхмәт, Гөлшат, изге сүзләреңә. Син беләсеңме, наркоманнарның дуслары булмый. Син ул төшенчәне кулланма бүтән.
Әйтерсең, Гөлшатның яңагына китереп суктылар. Тик ул үзен тиз кулга алды:
— Син нишләп бу шифаханәдә, ни булды?
— Аборт ясаттым. Наркоман әти белән әнидән нинди бала тусын? Имгәк туарга мөмкин, сәламәт булмый ул бала. Хәзер бик тә үкенәм, ләкин соң. Зур срокта ясаттым. Табибләр бүтән балаң булмаячак, диделәр... — Камиләнең сары яңагыннан эре-эре яшь бөртекләре тәгәрәде.
Гөлшатның йөрәге телгәләнде, яшьлек дустын кызганудан ни эшләргә белмәде. Алар бергә кочаклашып, тавышсыз гына еладылар...Сүзләр артык иде.
Киткәндә Камиләгә карап: “Ярдәм кирәк булса, теләсә кайсы вакытта шалтырат, мин — синең белән. Сиңа яңа тормыш башларга кирәк,” — диде. Камилә нурсыз күзләрен төбәп: “Мин әле әзер түгел,” — дип өзде, боз салкынлыгы бәреп торган тавыш белән.
...Диплом яклап йөргәндә үк Гөлшатны наркологический диспансерга эшкә чакырдылар. Бер-ике ай эчендә үк үзен яхшы табиб итеп күрсәткәч, аны баш табибның ярдәмчесе итеп куйдылар.
Гөлшат бик бәхетле иде — яраткан ире, җан теләгән эше бар — тагын ни кирәк? Шундый матур уйлар тәэсирендә йөргәндә, кесә телефоны чылтырады. Дусты Камилә. Кыз сулкылдый-сулкылдый өзек-өзек тавыш белән: — Гөлшат, зинһар ярдәм ит миңа, яңа тормыш башлыйсым, кешечә яшисем килә, — дип ялварды...
... Хәзер Камилә дусты эшләгән клиникада дәвалана. Эшеннән соң бер кешелек палатага кереп, Гөлшат дусты белән озын-озак сөйләшеп утыра. Алар көлешә-көлешә балачакларын искә төшерәләр, менә бәхет! киләчәккә планнарын, хыялларын бер-берсенә сөйлиләр. Кешене хыял яшәтә. Киләчәккә планнарың бар икән, димәк, яшәргә дә зур өмет бар. Гөлшат сөенеп туя алмый, ул инде балачак дустының күзгә күренеп үзгәрә баруын, чибәрләнүен, элеккеге Камилә чалымнарын төсмерли башлады.
Хушлашып чыгып киткәндә, Камилә тартынып кына Гөлшаттан изге Коръән китабын сорады. Табиб кыз сөенеченнән дустын кочаклап алды.
Әйе, бу очракта үз-үзен югалткан, тормыш сазлыгында батып барганны бары иман, дин генә тартып чыгара ала. Аңардан да көчлерәк әйбер юк. Какшамас ихтыяр көчен булдыручы да ул — ИМАН.
Хаббанова (Абдулвалеева) Эльвира Наилевна, 2008 ел.