254. Алмаз таш туфракта ятса да, күргән кеше алмый калмас. 255. Алмаз җирдә ятмас, ятса да хур булмас. 256. Алмазны алмаз белән кисәләр. 257. Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр. 258. Алтын саз төбендә дә ялтырый. 259. Алтын туфракка аралаш чыгар. 260. Алтын черемәс, тимер тузмас. 261. Алтын чыккан җирне билдән казы. 262. Алтынга бакыр катнаштырсаң, бозарсың. 263. Алтынны ала белгән бүлә дә белер. 264. Алтынны коя белмәгән эретер, тирене или белмәгән черетер. 265. Алтынчының бер органы — тимерченең мең органы. 266. Асыл таш зур булмас. 267. Асыл ташта корт булмас, уч төбендә төк булмас. 268. Бакыр зур булса да, комган төбе ямыйлар, алтын кечкенә булса да, күкрәккә кадыйлар. 269. Бакырдан көмеш чыкмас. 270. Бакырны ни кадәр юсаң да, алтын булмас. 271. Бармаган җирдә бакыр бар, барсаң тимер табылмас. 272. Бармаган җирдә бакыр бар, күрмәгән җирдә көмеш бар, алма¬ган җирдә алтын бар. 273. Башта бир фонтан, шуннан соң мактан. 274. Бер алтын гына картаймый. 275. Бикле сандыкта җәүһәр ятыр. 276. Бриллиант кара таштан чыгар. 277. Булат булатны тишми. 278. Ватык гәрәбәдән туфрак яхшы. 279. Гәрәбәнең агы да гәрәбә, сарысы да гәрәбә. 280. Гәүһәр кечкенә булса да, бәясе зур. 281. Гәүһәр җирдә ятмас. 282. Гәүһәрне мыскаллап үлчиләр. 283. Дәрья төбендәге энҗедән тау башындагы таш артык. 284. Иске тимерне сакласаң, алтын булыр. 285. Ислемай кибетенә керсәң, исе йогар; тимерче алачыгына керсәң, корымы йогар. 286. Калайны күпме шомартсаң да, көмеш булмас. 287. Калын сандал чүкечтән курыкмас. 288. Кара алтын — җир мае, аның белән ил байый. 289. Кара май ак май ашата. 290. Кара тимер кайрау белән корыч булмас. 291. Кургашны көмеш дигәннәр, эрегән дә төшкән. 292. Көч түкми нефть чыкмый. 293. Күк тимер кайрау белән алмаз булмас. 294. Суык тимер сузылмый: тимерне кызуында сугалар. 295. Тимер — агачның патшасы. 296. Тимер белән камыр басып булмый. 297. Тимер булса, алтын да табыла. 298. Тимер дә картая. 299. Тимер нечкә җирдән сына. 300. Тимер тапкан тилмермәс. 301. Тимере бар тилмермәс, каены бар кайгырмас. 302. Тимергә көя төшми. 303. Тимерне кызуында сук, балыкны уйнаганда тот. 304. Тимерне тимер көрәп чыгара. 305. Тимерне тимергә салып таптыйлар. 306. Тимернең ике башы да кызу. 307. Тимерче балтага туймас. 308. Тимерче кулында тимер балавыз кебек эрер. 309. Тимерче күмерчегә оер. 310. Тимерче пычакка котаймас. 311. Тимерче тимерне бөксә дә ирке, сукса да ирке. 312. Тимерче шакылдауны тавышка санамас. 313. Тимерчегә күмерче юлдаш. 314. Тимерчедә пычак — унике кочак. 315. Тимерченең балтасы юк, сатучының акчасы юк. 316. Тутык тимерне ашый. 317. Ышкылмыйча асылташ та ялтырамый. 318. Элпә йөз кат ялтыраса да, якут нуры артык булыр. 319. Энҗе бөртеге зур булмый. 320. Энҗе энә түгел — югалмас. 321. Энҗене эт муенына такмыйлар. 322. Энҗенең эт муенында кадере юк. 323. Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгәнен тут басар. 324. Эшләгән җиз ялтырар, эшләмәгән — черер. 325. Яхшы таш үзен белдерер. 326. Җизне ялтырату белән алтын булмас. 327. Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер. 328. Җәүһәрне искегә төрмиләр. 329. Җәүһәрнең кыйммәте зур, үгетнең кыйммәте юк. * * * 330. Алтын эчендә йөзү. 331. Коеп куйган кургашын. 332. Типсә тимер өзәрлек, басса бакыр өзәрлек. 333. Чүкеч белән сандал арасы. 334. Эш күп — күмер аз, оста күп — тимер аз. |