Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 12 » КОТЫЙ
КОТЫЙ | 19:58:11 |
Бу тирәлеккә күчкәннәр моннан дүрт йөз еллар элек. Тирә-яктагы җирләрне элекке рус патшаларыннан берсе Арслан Палкаевка (ул полковник булган диләр) бирә. Ул патшага яхшы службада була. Дворецта патша сорый:
— Ни бирим бүләккә?
Арслан сразу җавап кайтармый. Өч көн вакыт сорый уйларга. Уйлый бу: «Акча сорасаң — бетә, кием сорасаң — туза, мал-туар мәшәкатьле, җир сорыйм»,— ди. Патшага бара да әйтә:
— Миңа суга батмый, утта янмый торган бүләк бир син, падишам,— ди.
Теге аптырый хәзер. Нәрсә бу... уйлый, таба алмый, аннары әйтә:
— Иртән кил,— ди.
Иртәгесен килгәч, Арслан сорый:
— Жир бир,— ди.
— Күпме?
— Өч ат арытырлык урын, ягъни бер ат арыгач, икенче ат белән, аннары өченче ат белән китәргә, круг буйлап,— ди.
Патша риза була. Арслан, атлар узган эзгә алма агачлары утыртып, граница ясаттыра, ул алмагачлар колхозлашу заманында гына бетте, яңа границалар бүлү башлангач. Шул кругка Арслан Палкаев алты авыл оештыра. «Менә син монда, син монда урнаш»,— дип, якыннарына өләшә. Безнең авылга иң әүвәл Котый дигән бабай килгән, аның белән биш-алты семья да күчеп килә. Бу як халкы шул төрле җирдән җыйнала: Тамбов губернасыннан да, Пенза ягыннан да. Монда бу авыллар урнашканчы буш урыннар булган... |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1673 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|