Среда, 18.06.2025, 15:44:39   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 27 » ҮЛӘННӘР, КУАКЛАР, АГАЧЛАР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
ҮЛӘННӘР, КУАКЛАР, АГАЧЛАР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
21:29:30
17704. Агач яфрак коймый кар ятмый.

17705. Агачның сарысы чыкмыйча, кыш булмый.

17706. Ашлык урганда салам шартлап сынса, яңгыр булыр.

17707. Балан чәчәк атканда балык сикерә.

17708. Гөлҗиләге чәчәк аткачтын, күкеләр сакаулана, сандугач та сайрамый.

17709. Зирек агачы башлап яфрак ярса — җәй яңгырлы һәм җылы була, ә каен агачы башлап ярса — җәй корылыклы була.

17710. Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.

17711. Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.

17712. Кузгалак күп булса, кыш җылы булыр.

17713. Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була.

17714. Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр; әгәр суганның кабыгы күп кат булса — кыш салкын булыр.

17715. Урган камылдан су чыкса, яңгыр явар.

17716. Урман җилсез шауласа, яңгыр булыр. Әмма кыр шаулап торса — аяз булыр.

17717. Чия яфраклары коелмый торып, күпме кар яуса да барыбер эреп бетә.

17718. Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә.

17719. Яңа ел алдыннан агач сарысын чыгара.

17720. Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар — ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар — ел салкын килә.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1899 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz