Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Мәкальләр һәм әйтемнәр
3897. Аккош аягына су йокмас. 3898. Аккош күрсәң атып ал, былбыл күрсәң сатып ал. 3899. Аккош очар күл күреп, былбыл очар гөл күреп. 3900. Аккош ялгыз яшәмәс. ...
|
3820. Агач башына әүвәл нинди кош кунса, кырына шул кунар. 3821. Асрый белгән кешегә —асыл кош, белмәгәнгә — кара кош. 3822. Асыл кош — аягыннан, сак балык — саңагыннан. 3823. Асыл кош иягеннән асылына. ...
|
3804. Бер тигәнәдән ике көчек ашамый. 3805. Бәләкәй көчек аюдан курыкмый. 3806. Кечкенә көчек һаман кискас. 3807. Кеше артыннан көчек кенә йөри. ...
|
3431. Авыл эте авылына таба өрә. 3432. Авыл эте ала булыр, бүре килсә берегер. 3433. Авыл эте талашыр, бүре килсә ярашыр. 3434. Авыл эте, яман булса, бүре белән дус булыр. ...
|
3398. Акыллы тычкан ике тишек тишәр. 3399. Бер тишеккә ышанган тычкан тиз тотылыр. 3400. Былтыр үлгән күсе, быел чыккан исе. 3401. Икмәк әйләнәсенә тычкан да җыела. ...
|
3336. Азгын мәченең авызы пешкән. 3337. Ач песидән тычкан котылмас. 3338. Зыянчы песи күзен елтыратыр. 3339. Ишектәге песигә «перес!» дисәң, түрдәге песигә тияр. ...
|
3331. Дөядән биек фил бар. 3332. Зур фил дә кечкенә тычканнан курка. 3333. Фил бик масаймасын дип, алла тычканны яраткан, имеш. 3334. Фил, күперне борыны белән төртеп, тазалыгын карый: боры¬нына чыдаса, үзенә чыдый, ди. ...
|
3283. Арык үгезгә пычак юк. 3284. Бер үгезгә бер юкә мунчак җитәр. 3285. Бер үгезнең мөгезенә суксаң, мең үгезнең тоягы шакылдар. 3286. Берәү үгез суя, берәү мөгезен тота. ...
|
3276. Тана бозау тарлауда , үгез бозау үләндә. 3277. Тана бозау тумас борын арты бүзләми. 3278. Тана күзен сөзсә, үгез җебен өзә. 3279. Тана сыер җиленләгәндә белми, бозаулаганда белә. ...
|
3253. Берәүнең бозавы үлсен дисәң, үзеңнең үгезең үләр. 3254. Бозавы туйса, анасы боз ялап туя. 3255. Бозавын сатып алганда сыеры турында сораш. 3256. Бозау анасыннан алга узып йөрсә, бүре ашар. ...
|
3151. Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер. 3152. Ашаган җиренә сыер да кайта. 3153. Бер былчырак сыер бөтен көтүне былчырата. 3154. Бер сыер асра, берәгәйлене асра. ...
|
3129. Башбаштак тәкәгә болын тар. 3130. Бер кәҗә тәкәсе мең сарыкны суйгакка кертер. 3131. Ике тәкә башы бер казанга, мөгезе булмаса, сыя. 3132. Ике тәкә башы бер казанга сыймас сөзешерләр. ...
|
3075. Ак куй күргәч тә, эче тулы май дип белмә. 3076. Ак сарыкны да аягыннан асалар, кара сарыкны да аягыннан асалар. 3077. Аксак сарык төштән соң бакыра. 3078. Аксак сарык ятып симерер. ...
|
3004. Арык кәҗә тартышкак. 3005. Бер кортлы кәҗә бөтен читәнне җимергән. 3006. Бер корчаңгы кәҗә алты тәкәне сөзештерер. 3007. Бер кәҗә ике күршене сугыштырыр. ...
|
2999. Ат белән ишәк кавышкан, ике арада качыр туган. 3000. Бер камчы мең качырны өркеткән. 3001. Качырга: «атаң кем?» дигәч, «ат» дигән. 3002. Качырдан ат та тумас, ишәк тә тумас. ...
|
2945. Алла, ишәкнең кем икәнен белгәнгә, мөгез бирмәгән. 2946. Ат абынса да, ишәк гаепле. 2947. Ат белән юлга чыккан ишәкнең вай хәленә. 2948. Ат булмаганда ишәк тә ярый. ...
|
2910. Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул. 2911. Бер дөядә ике өркәч, бере шилсә беренең көче юк. 2912. Берәүдән дәвә, берәүдән дога. 2913. Дөя авыр йөк ташый, үзе чәнечке ашый. ...
|
2874. Байыйсың килсә — дуңгыз асра, бөләсең килсә — айгыр асра. 2875. Бәхетле чучка борынында бер өем тизәк белән туа, ди. 2876. Дуңгыз ай белән көнне аермас. 2877. Дуңгыз башын табакка салсаң тәгәрәп төшәр. ...
|
2847. Ат басканны тай да басар. 2848. Бер тай әйткән: «Тагын да ныграк чабар идем, җир җимерелер дип куркам!» — дигән. 2849. Табаны кызганчы тай узар, табаны кызгач ат узар. 2850. Тай алсаң, биясенә кара. ...
|
2837. Авызы йомшак колын биш бияне имәр. 2838. Алтмыш колын ат булмас. 2839. Анасы типкән колынның тәне авыртмас. 2840. Ат булыр колынның түше яссы булыр. ...
|
|
|
|
Календарь |
« Декабрь 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|