2910. Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул. 2911. Бер дөядә ике өркәч, бере шилсә беренең көче юк. 2912. Берәүдән дәвә, берәүдән дога. 2913. Дөя авыр йөк ташый, үзе чәнечке ашый. 2914. Дөя дулап күккә менмәс. 2915. Дөя ике мөгез сорады, ике колактан коры калды. 2916. Дөя кинә саклар. 2917. Дөя кәгъбәгә бару белән хаҗи булмас. 2918. Дөя күп булса, йөк сыймый. 2919. Дөя юлында йөк калмас. 2920. Дөя үз бөкресен күрмәс. 2921. Дөяне кесәгә яшереп куеп булмый. 2922. Дөянең телен кәрванчы белә. 2923. Дөясе булганның капка башы биек булыр. 2924. Егылсаң нардан —әҗәлең әллә кайдан. 2925. Йөк авырын нар күтәрер. 2926. Нар дөя назлы була. 2927. Соңгы дөянең йөге авыр. 2928. Тәвәгә менеп чокырга качма. 2929. Тәвәгә: «Муеның кәкре», — дигәч, «Ә кай җирем төз соң әле, бер муеным гына төз булырга!» — дип җавап биргән, ди. 2930. Тәвәнең өлкәне күпердә таяк ашар. 2931. Тәвәче белән күрше булсаң, капкаң биек булсын. 2932. Төймәдәйдән тәвәдәй бул. 2933. Төя, акрын китсә дә, күп юл алыр. 2934. Төя качып йөктән котылмас. 2935. Төя, муенына ышанып, елдан коры калган. 2936. Төя төягәннән курыкмас. 2937. Төя хуҗасына үчексә, өстенә косар. 2938. Төягә ут кирәк булса, муенын озайтыр. 2939. Төядән: «Сиңа тау менү авырмы, тау төшүме?» — дип сора¬ганнар. Төя: «Аркаңда йөк булгач, тигез җирне дә шайтан алсын!» — дигән, имеш. 2940. Төянең койрыгы җиргә җиткәнен кем күргән? 2941. Төянең үзе нинди булса, йөге дә шундый. 2942. Чүккән төягә суккан юк. * * * 2943. Инә күзеннән дөя күрү. 2944. Инәдән дөя ясау. |