Бер заман кошлар патшасы җыя кошларны. Сораша: — Мин сезне ни өчен җыйдым? — ди кошлар патшасы. Тегеләр әйтә: — Без белмибез, әйтсәң, белербез. — Менә шуны беләсем килә минем, дөньяда коры агач күпме, чи агач күпме? Ирләр күпме дә хатыннар күпме? Шуны беләсем килгәнгә сезне җыйдым. Берсе дә әйтәлми. Күплеген дә, азлыгын да. — Берәр кош калмаганмы? — ди. Берәү әйтә: — Мачы башлы ябалак килмәгән,— ди,— ул тычкан саклап калды,— ди. — Алай булгач, рәхим итеп барып китерегез әле,— ди,— бәлки, ул әйтер,— ди. Хәзер тегене селкеттеләр, китерделәр. — Нишләп килмәдең? — ди. — Соң, вакытым булмады, ашасым килә иде, мин ашамаган идем,— ди,— менә хәзер килдем,— ди. — Сине шуның өчен чакырттым,— ди,— менә шулкадәрле халык әйтәлмиләр,— ди,— бәлки, син әйтерсең,— ди,— менә шул сүзем,— ди.— Дөньяда коры агач күпме, чи агач күпме?— ди. — Коры агач күп,— ди. — Нишләп? Минемчә, чи агач күп булырга тиеш,— ди. — Юк, коры агач. Менә мин шуны саныйм,— ди,— нинди генә чи агачта коры ботак бар,— ди,— аны мин саныйм корыга,— ди. Менә шуңа коры күп,— ди. — Ну анысы ярый,— ди.— Риза. Менә син әйт әле,— ди,— дөньяда хатыннар күпме, ирләр күпме? — ди. — Бит монда уйлыйсы да юк,— ди.— Әлбәттә, хатыннар күп,— ди. Патша: — Минемчә бит, ирләр күп булырга тиеш. — Ә мин бит күп ирне хатыннарга саныйм,— ди. — Нишләп? — Хатыннар сүзе белән йөргән ирне мин хатынга саныйм,— ди. — Дөрес,— ди,— димәк, хатыннар күп,— ди. Шуннан соң кошлар патшасы Мачы башлы ябалакны зирәклеге өчен үзенең вәзире иткән, ди. |