Элек вакытта бу урыннар урманлык, сазлык булган. Мондагы халык Арча тирәсеннән килгән, Иван Грозный чукындырган вакытларда күчеп килгән, дип сөйлиләр иде бабайлар. Бу, примерно, өч йөз-дүрт йөз еллар элек булган. Төрле авылдан җыелганнар, безнең нәсел Мишә башыннан килгән. Суның теге ягында иске зират булган, монысы яңа зират, агачларын урман калын чакта ук калдырганнар. Өшен татарлары Пугачка* да катнашканнар, кешеләр җибәргәннәр аңа әйтергә, «без хәзерләнеп торабыз, безгә килсен», дип. Гражданнар сугышына да катнаштык без. Сугышлар монда да бик каты булды. Безнең авыллар бик булыштылар. Гражданскида мин дә кунный ардинарис* булып йөрдем.
Пугач — Емельян Пугачев.
Кунный ардинарис — атлы ординарец. |