Четверг, 19.06.2025, 21:02:40   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » ШҮРӘЛЕ
ШҮРӘЛЕ
13:28:34
Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер Шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа:

— Син ни атлы?— дигән.

Ул кеше:

— Мин Былтыр атлы,— дигән.

Шүрәле кешегә:

— Әйдә, кети-кети уйныйк әле,— дигән.

— Ярар, элгәре менә бу тумранны ярыйк әле, аннары уйнарбыз,— дигән кеше.

Кеше тумранга балта белән чапкан икән, тумран азрак ярылган. Шуннан соң бу кеше Шүрәлегә әйткән:

— Мин икенче чапканчы, син шунда бармагыңны куеп торсана,— дигән.

Шүрәле бармагын ярыкка куйган икән, кеше балтасын алгач, ул шунда кысылган да калган. Кеше балтасын алган да качкан. Шүрәле шыр-шыр кычкыра башалаган, ди:

— Бармагымны Былтыр кысты, Былтыр кысты!— дип.

Менә аның янына бүтән Шүрәлеләр җыелган, аннан:

— Кем кысты?— дип сорыйлар икән.

Ул:

— Былтыр кысты,— дип әйткән, ди.

Алар аңа әйткәннәр, ди:

— Быел кысса, табар идек, былтыр кыскач, каян табасың,— дигәннәр, ди. — Соң син былтырдан бирле ник кычкырмый тордың?— дигәннәр, ди.

Шүрәле авыртуыннан аларга юньләп әйтә дә алмаган, ди.

Ул Шүрәле, бармагы кысылган көе тумранын аркасына күтәреп, әле һаман да шулай кычкырып йөри, ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3256 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz