Төлке бервакытны агач яныннан үткәндә күрде, агач башында бер Әтәч утыра. Әтәчкә әйтте: — Әй, дус, агач башыннан төшмисеңме, җәмәгать булып бергә намаз укыр идек, — диде. Әтәч әйтте: — Әле хәзер дә имам агач артында йоклап ята, имамны уят! — диде. Төлке карады, күрде: агач артында бер эт ята. Курыкты, качып китә башлады. Әтәч әйтте: — Кая барасың, җәмәгать булып намаз укырбыз, — диде. Төлке әйтте: — Тукта, сабыр ит, тәһарәтем бозылды, тәһарәт яңартып килим, — диде дә, койрыгын күтәреп сызды. |