Хәзерге Варна авылы тирәсендә Тамерлан хан белән икенче бер хан арасында зур сугышлар була. Бәрелешләрнең берсендә Тамерланның гаскәрләре җиңүгә ирешә. Бик күп кешеләрне әсирлеккә алалар. Алар арасында шул җиңелгән ханның улы да була. Ул бик тә батыр һәм матур егет булган, дип сөйлиләр. Тамерлан хан, егетне җир асты зинданына ябып, янына сакчылар куйдыра.
Тамерлан ханның кызы бу егетнең матурлыгы, батырлыгы турында ишеткән була. Ул, аның зинданга ташлануын белеп, егет янына килмәкче була. Караңгы төннәрнең берендә килә бу зинданга. Ничек тә сакчыларны ризалаштырып, егет янына керә. Күрешәләр, сөйләшәләр. Бик ошаталар болар бер-берсен, гашыйк булалар. Шул төндә болар икесе качып китәргә уйлыйлар.
Кыз, сакчылар белән сөйләшеп, зинданны ачтыра, һәм алар икәүләп качып китәләр. Төн узганчы качкыннар әллә ни ерак китә алмыйлар. Варна авылы янындагы Кисәнә күле буендагы камышлыкка барып яшеренәләр. Боларның ашарларына-эчәрләренә дә юк бит инде. Нишләргә? Егет китә азык-төлек юнәтергә. Кыз кала камышлыкта. Егет әйләнеп килсә, ни күрсен, кызның үле гәүдәсе генә ята. Киемнәре, тәннәре ерткаланган. Аны, егет юк чагында, ерткыч җанвар килеп чыгып, ерткалап ташлаган икән. Егет нишләсен, сөйгәненең гәүдәсе янында елап утыра-утыра да үз ягына качып китәргә мәҗбүр була. Китмәс иде, артларыннан эзәрлекләп килүче Тамерлан сугышчылары тотып алачак бит. Ярый, егет китә үз якларына таба качып.