Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 13 » ЗЕЛЬНОЙ
ЗЕЛЬНОЙ | 22:34:12 |
Башта безнең бабайларның берсе Мамалай хан булган, аның улы Галимҗан, аның улы Мәмәтәли, аның улы Нөркә булган. Менә шушы Нөркә карт Зельнойга килеп утырган. Нөркә карт Петербургны Швеция һөҗүменнән саклауда гына түгел, ә аны яулап алуда да зур батырлык күрсәтә, шуның өчен рус патшасы аңа:
— Син үзең теләгән җиргә барып утыр,— ди. Нөркә карт патшага егерме биш ел хезмәт иткән кеше була. Шуннан ул бу урында яшәгән Одовский бояры җиренә килеп утыра. Ул вакытта бу җирләрдә калмыклар боярга көтү көтеп йөриләр, имеш. Нөркә карт сугыш киемендә килеп:
— Мин бу җиргә килдем, бу җир миңа бирелде,— дигән. Бояр, бик ачуланып, аны куып җибәрергә теләгән икән, Нөркә карт патша язуын чыгарып күрсәткәч, бояр каршы килә алмаган, баш ияргә мәҗбүр булган. Шуннан соң Нөркә карт шушы җирләргә күчеп килеп тора башлаган. Аның әтисе Мәмәтәли Сембер губернасының Чыкал* авылында яшәгән. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1760 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|