8 нче сыйныф укучысы Сәлимова Ләйсән эше.
Җирдәге су өч халәттә була. Иң күбе − сыек су, шактый ук аз күләмдә − каты су (боз, кар) һәм су пары. Җирдә бер дә су булмаган урын юк. Хәттә иң коры чүлдә дә һавада һәрвакытта су парлары була. Су Җир сүрүләренең берсен тәшкил итә. Җирнең су сүрүе гидросфера дип атала.
Гидросфераның күбрәк өлешен (96,5%) − Дөнья океанындагы тозлы су, азрак өлешен коры җир сулары һәм атмосферадагы су тәшкил итә. Коры җир өстендә − елгалар, күлләр, бозлыклар, Җир кабыгында − җир асты сулары. Атмосферада су пары, су тамчылары һәм боз кристаллчыклары бар.
Дөнья океаны, коры җир сулары, атмосферадагы су − Җирнең бердәм су сүрүенең өч өлеше. Суның тиз генә бер хәләттән икенчесенә әйләнүе һәм өзлексез күчеп йөрүе нәтиҗәсендә, гидросфераның барлык өлешләре дә үзара бәйләнешкән.