1644. Авам-авам дигән агач йөз яши. 1645. Агач агач белән очрашкан, ди. 1646. Агач аеры үссә дә тамыры бер. 1647. Агач белән агач тиң түгел. 1648. Агач бер җирдә яшәрә. 1649. Агач бер җирдән төпләнә. 1650. Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар. 1651. Агач нинди генә биек булса да, тамыры җирдә булыр. 1652. Агач урманнан ерак үссә дә, шунда таба сыгыла. 1653. Агач утырткан ага булган. 1654. Агач хәтта үзен кисүчегә дә күләгә бирә. 1655. Агач чыбык чакта бөгелә. 1656. Агач яфрагы белән матур. 1657. Агач яшь вакытында яхшы бөгелер. 1658. Агач үз ихтыяры белән урманын ташламый. 1659. Агач үз урынына егыла, таш бик ерак тәгәри. 1660. Агачка карап агач булмассың. 1661. Агачка асылынсаң,асылын асылына. 1662. Агачны яшьлектә бөк. 1663. Агачны үстерергә илле ел, кисәргә биш минут кирәк. 1664. Агачның аскы ботаклары өскеләрен күтәрешә. 1665. Агачның асылын корт ашар. 1666. Агачның башын киссәң төбе калыр. 1667. Агачның биегенә, имәннең ныгына асылын. 1668. Агачның корты эченнән булыр. 1669. Агачның тамырына балта чабып, яфрагы белән дус булма. 1670. Агачның яфрагы төбенә төшә. 1671. Агачта ботак бетмәс. 1672. Агачтан юкә суелмый. 1673. Агачтан яфрак төшми тормый. 1674. Асылсаң асыл асыл агачка, егылсаң егыл мамык түшәккә. 1675. Бер агачның шаулавы илгә яңгыр яудырмас. 1676. Бер агачта ике кайры булмас. 1677. Бер агачта мең чәчәк үсә. 1678. Бер шыгырдаган агач гомер буе шыгырдый. 1679. Ботаксыз агачның күләгәсенә барма. 1680. Ботаксыз агачның күрке юк. 1681. Вакыт җиткәч агач та чери. 1682. Иелгән агачка үрмәләү җиңел. 1683. Иелгән агачны кисмиләр. 1684. Йомшак агачны корт басар. 1685. Карт агач бөгелмәс. 1686. Карт агач үзеннән-үзе корыр. 1687. Каты агач шарт сынар, черегән агач кырык ел чыдар. 1688. Каты агачны йомшак корт ашар. 1689. Каюлы агач озак чыдый. 1690. Каюлы агачның каюы чыкмый булмый. 1691. Кечкенә агачның ботагы зур була. 1692. Корт баскан черек ботакны кисеп ташлыйлар. 1693. Коры ботак тиз сынар. 1694. Кыеш агачның ботагы туры булмас. 1695. Кыйшык агач төзне бозар. 1696. Кәкре үсеп картайган агачны төз итеп булмый. 1697. Күмәк агач давылдан курыкмас. 1698. Тамыры ерак агачның гомере озак. 1699. Тамыры нык агач давылдан курыкмас. 1700. Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый. 1701. Тотынган агачыңның тамыры нык булсын. 1702. Туры агачның күләгәсе дә туры була. 1703. Тәбәнәк агач ботакка беткән була. 1704. Хур күргән агачың гүр өстеңә күләгә булыр. 1705. Черек агачны корт баса. 1706. Чүлгә кое казыган —бер саваплы, сазга күпер салган — ике саваплы, юлга агач утырткан — өч саваплы. 1707. Шыгырдавыклы агач озак чыдар, шыгырдамаган тиз сынар. 1708. Шәрә агачтан шык көтмә. 1709. Ялгыз агач урман булмас, ялгыз кирпеч курган булмас. 1710. Ялгыз агач янтык үсәр. 1711. Ялгыз агач җилдә тиз сына. 1712. Ялгыз агачны кар басар. 1713. Ялгыз агачны җил борган, күмәк агач җилне борган. 1714. Яман агачка асылынганчы, яхшы агач үзеңне бассын. 1715. Үзенә качкан кошны куак та бирмәс. 1716. Һәр агачка таянылмас. * * * 1717. Агач арасыннан урман күрмәгән. 1718. Агачтан сандугач кына ясамый. 1719. Ике агач арасында адашу. 1720. Яфрак астына керү. |