Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 2 » АИТ БАБАЙНЫҢ КҮРГӘННӘРЕ
АИТ БАБАЙНЫҢ КҮРГӘННӘРЕ | 12:01:33 |
Бер заман Җаекта «Пугачев Казан шәһәрене алырга барадыр» дип хәбәр таралгач, Аит бабай: «Казанны Иван Васильевич та җиде ел камап ятканнан соң гына алды, Казанны бонлар тиз генә ала алмаслар»,— дип сөйләгән икән. Шуны Пугачевның калдырган атаманына җитештергәннәр. Атаман әмеренә күрә, Аит бабайның ике беләгеннән вә ике ботыннан чи каеш берлә буып, кырга чыгарып ташлаганлар. Аит бабайның дус-ишләре атаманга барып шәфәгать кыйлганлар вә: «Ул алай әйтмәгән иде, сезгә яңлыш ишеттергәннәр»,— дип гафу кыйлуны үтенгәннәр. Шуңа күрә атаман Аит бабайны гафу иткән. Бу вакытта, бот һәм беләге шешкән булган сәбәбендән, бик азап берлә генә каешларыны кисә алганнар.
Шәфәгать кыйлу — шәфкать сорау. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 685 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|