Четверг, 13.11.2025, 09:02:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » АЙДАРХАН ҺӘМ СӘХАБӘЛӘР
АЙДАРХАН ҺӘМ СӘХАБӘЛӘР
18:17:24
Болгар шәһәре элек бик зур булган, зур-зур кибетләр буеннан-буена тезелеп киткән. Аның башында Айдархан дигән гайрәтле патша торган.

Айдарханның егерме яшькә җиткән Туйбикә атлы кызы бар икән. Ул авырый икән.

Мөхәммәт галәйһессәлам өч сәхабәне янына чакырып алган. Аларның берсе — Зөбәер бине Тәлка, икенчесе — Зөбәер бине Җәдга, өченчесе— Габдрахман. Шуларга рәсүлулла таяк биргән, чалмасын салып биргән, кара савыты биргән:

— Менә Шәһри Болгар йортына юнәлегез, урамнарында йөрегез, без табибларбыз диегез,— дигән.

Болар Болгар йортына килеп җитәләр, урамда йөри башлыйлар.

Айдарханның вәзире дә урамда йөри икән. Ул сәхабәләрне күрә дә яннарына килә. Сорый алардан:

— Сез кемнәр, каян килдегез?

— Без менә Мәккә-Мәдинәдән* килдек.

— Нәрсә, сату итәргәме?

— Юк, без сатучылар түгел, без табиблар,— диләр болар.

Тегеләрне калдырып, вәзир патша янына китә. Айдарханнан сөенче ала бу:

— Безнең шәһәргә өч сәхабә килгән, дәва итеп йөрибез, дип әйтәләр,— ди.

Айдар патша әйтә:

— Алып кайт үзләрен,— ди.

Вәзир сәхабәләрне алып кайта сарайга. Хәзер утырта боларны. Шуннан патша керә. Айдархан патша сорый болардан:

— Сез каян килдегез? — дип.

— Без Мәккә-Мәдинәдән им итү, дәва итү өчен килдек,— диләр алар.

— Менә минем егерме яшьлек кызым бар, авырый, шешеп-шешеп чыккан.

— Дәва бар,— диләр сәхабәләр,— хәзер каен себеркесе кирәк булыр.

— Ә-ә, каен себеркесе бездә күп,— ди патша.

— Юк,— диләр алар,— безнең таяктан үскән себерке кирәк.

Бер урынга таяк кадап куялар.

Габдрахман сәхабә намаз укып тора, таяк утырткан җирдән су чыга, күз алдында каен себеркесе үсә.

Айдархан патша бу эшкә хәйран кала.

Себеркене бирәләр патшага.

Менә кызны хәммамга алып киләләр. Аны җәймә белән кәнизәкләре күтәреп керә. Кызлар чабындыралар, юындыралар.

Туйбикә үзе киенә.

— Мин,— ди,— үзем генә чыгам,— ди.

Аякка баса. Тәмам терелә бу.

Кыз әнисенең бүлмәсенә керә. Әнисе бик аптырый, Айдархан патша янына кереп китә, кызның терелүе турында хәбәр бирә.

Хәзер Айдархан сәхабәләргә әйтә:

— Кызымны бирәм берегезгә,— ди.

Кызны коръәнхафиз Тәлкага бирергә була.

Сәхабәләр Мөхәммәт пәйгамбәргә хат язалар. «Ал»,— ди, пәйгамбәр әйтә.

Кызына да, атасына да:

— Иманга килегез,— диләр болар.

— Бөтен шәһәрне иманга китерәм,— ди патша.

Ул бөтен шәһәрне мөселман итә.

Туйбикә белән сәхабә Тәлка егерме биш ел бергә торалар.

Ә теге тылсымлы таяк утырткан җирдән чыккан коены халык изге кое итеп саный, Туйбикә коесы дип йөртә. Аның суы бик чиста, бик тәмле була. Хәзер ул кое юк инде.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3152 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz