Посетители |
Онлайн всего: 11 Гостей: 11 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 2 » АЛПАВЫТ КЕЛӘТЕНДӘ
АЛПАВЫТ КЕЛӘТЕНДӘ | 15:31:54 |
Бервакытны бер помещикның хезмәтчеләре төнне ниндидер бәһале әйбер алып кайталар. Помещик әйтә: «Пока келәткә бушатыгыз, берегез саклап шунда кунсын»,— ди. Ә Кәмәй боларның кайтканын сизеп килә, сакчының саклап калганын белә. Ул башта келәт йозагын ватып куя да, арба астына кереп, дуңгыз кашынган кебек итеп арбаны селкетә-селкетә келәт алдыннан елыштыра. Арбада сакчы йоклап кала, бу келәткә кереп әйберләрне ике капчыкка төяп, үзенең помещик бакчасына куеп калдырган атына салып алып кайтып китә. Шуннан соң помещик хезмәтчеләрен җыеп: «Үзегез урлаган»,— дип сүгә. Кәмәй урлаганны белмиләр.
Кәмәй — Хәмидулла Вәскиннең кушаматы. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1519 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|