14308. Ана күңеле кызында, кызның күңеле кызылда.
14309. Анасы агачка менсә, кызы ботакка менәр.
14310. Анасы сөйләгәнче кызы тәмамлар.
14311. Анасы юрга булса, кызы юлда булыр.
14312. Анасында кызы кайгысы, кызында тезе кайгысы.
14313. Казанына карап кынын ал, анасына карап кызын ал.
14314. Кызга — кияү, анасына — майлы коймак.
14315. Кызы — бистә бикәсе, анасы — киндер көлтәсе.
14316. Кызы миңа яраса, анасын бүре алсын.
14317. Табагына карап ашын эч, анасына карап кызын коч.
* * *
14318. Миндә кызым кайгысы, кызымда кияү кайгысы.
14319. Минем кызым кияү күргәнме. |