9796. Авызга кергән аракы әрне сыгып чыгара. 9797. Аек яшәгәннең акылы төгәл. 9798. Аекның күңелендә, исерекнең телендә. 9799. Ай да эчкәннең карыны шеш, көн дә эчкәннең борыны шеш. 9800. Акылыңа аракы түрә булмасын. 9801. Аракы авызга черки булып керә, аждаһа булып чыга. 9802. Аракы — акча түләп алган агу. 9803. Аракы акылны утсыз да яндыра. 9804. Аракы аш булмас, бавырга таш булыр. 9805. Аракы бер стакан эчкәч әйтә икән: «Иптәшем калды, аны да алып кер!»— дип. 9806. Аракы — гөнаһның анасы. 9807. Аракы керсә, оят качар. 9808. Аракы стаканында батучылар диңгездә батучылардан күбрәк. 9809. Аракы сүзне озайта, гомерне кыскарта. 9810. Аракы эчкән азыкка интеккән, тәмәке тарткан кәгазьгә интеккән. 9811. Аракы эчкән әҗәле җитми үләр. 9812. Аракы эчү, карта уйнау, йокысыз төн — өч агу. 9813. Аракы — явызлыкның башы. 9814. Аракы ярты акыллы кешенең бөтен акылын, бөтен акыллы кешенең ярты акылын ала. 9815. Аракы әдәмне әдәм итмәс, әрәм итәр. 9816. Аракыга сәлам бирсәң, акылың белән саубуллаш. 9817. Аракыны алдый алмассың. 9818. Аракының биргән к<өче авыз җимерергә ярый. 9819. Ачыны эчкәннең төче сүзенә ышанма. 9820. Бер йотым аракының бәласе кырык елга барыр. 9821. Бер кеше дә үзе теләп тиле булмый, эчкән кеше генә була. 9822. Бер тамчы суга батып чебен үләр, бер стакан аракыга батып җебен үләр. 9823. Беренче стаканны син эчсәң, икенчесе сине эчә. 9824. Берәүләр кайгыдан саргая, берәүләр — тәмәкедән. 9825. Бурычка эчкән — ике исергән. 9826. Дөньяда хур буласың килсә, аракы эч. 9827. Илерткән дә аракы, тилерткән дә аракы. 9828. Исергәнне төртәсе юк — үзе авар. 9829. Исерек акчасын эчми, акылын эчә. 9830. Исерек дустан аек дошман артык. 9831. Исерек кеше белән мәҗлестә утырганчы айнык кеше белән чучка көткәнең артык. 9832. Исереккә диңгез тубыктан. 9833. Исереккә дөнья — җәннәт, айныгач тәмуг. 9834. Исереккә үгет ни дә дегет ни. 9835. Исерекләр арасында аек — үлекләр арасында терек кебектер. 9836. Исерекнең дусы күп булыр, өенә барсаң юк булыр. 9837. Исерекнең юлы тар. 9838. Исеректә акыл исе булмас, аракы исе генә булыр. 9839. Исерткеч яман түгел, исерү яман. 9840. Күп типтергән — үзен киптергән. 9841. Мәелең булса — мәйханә, акылың булса — чәйханә. 9842. Суга таянма, исереккә ышанма. 9843. Тилегә буш килгәнне исерек түләп алган, ди. 9844. Тахилгә генә тавык та эчкән, ди. 9845. Тәмәке белән бергә тартучы да яна. 9846. Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр. 9847. Тәмәке тартсаң, каты тарт: тизрәк өзелсен. 9848. Тәмәке теләнергә өйрәтер. 9849. Тәммәт тәмам, тәмәке — хәрам. 9850. Төбенә кадәр чөмергән мәхрүм калган гомердән. 9851. Хәмер эчмәк — һәрбер явызлыкның ачкычыдыр. 9852. Челемченең эче дә яна, кесәсе дә яна. 9853. Шайтан үзе керә алмаган җиргә аракысын җибәрә, ди. 9854. Шешә төбен күргән гомер йөзен күрмәс. 9855. Эчеп исергән — акылын биздергән. 9856. Эчкече уйнар, аракы чынлар. 9857. Эчкече — эчкеченең кодасы. 9858. Эчкән кеше мескен була. 9859. Эчсәң акылыңны эчмә. 9860. Эчсәң буеңа сеңдер. 9861. Эчәрсең йөзем суын , түгәрсең йөзең суын. 9862. Эчү бер кайгыны басса, ун кайгының ишеген ача. 9863. Әт-тәмәке — трава, аны тартмак — рава. * * * 9864. Бер тиенлек эчеп, биш тиенлек исергән. 9865. Кистем кискә, аракысы бер мичкә. 9866. Төнлә исерек, көндез мәлҗерек. 9867. Эчтем шәрап, булдым харап. |