Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Май » 30 » АТА
АТА | 21:27:25 |
14320. Алты көн ач калсаң да, атаңны кунак ит.
14321. Ата алмаган атасына үпкәләгән.
14322. Ата аркасы — кала аркасы.
14323. Ата булмаган ата кадерен белмәс.
14324. Ата дошманын үзеңә дус тотма.
14325. Ата йорты салам булса да сарай, каената йорты кабык булса да тәмуг.
14326. Ата малы тиз төкәнер.
14327. Ата сүзен тыңламаганны атауга аталар, ди.
14328. Ата һөнәрен тоткан — бай.
14329. Атасыз йорт — батасыз йорт.
14330. Атаң гыйлеме белән һаваланма.
14331. Атаң тырыш булса, камыт бавың каеш булыр.
14332. Атаң утынчы булса, кулыңда балта булсын.
14333. Атаң үлде — таянган тавың ауды.
14334. Атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең.
14335. Атын барында җир таны, атаң барында ил таны.
14336. Нәсел бер булса да, аталар башка.
14337. Әти үлде, ирек калды, кызыл тышлы бүрек калды.
14338. Үзең тырышып тапмасаң, ата малы бер айлык.
14339. Җәйләүгә тугай яхшы, киңәшкә атай яхшы.
* * *
14340. Ата бит ата куян инде ул.
14341. Атадан яшь калдым, акылдан буш калдым.
14342. Ат менгәч атасын оныткан.
14343. Үзем тапкан мал түгел, әти тапкан җәл түгел. |
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр |
Просмотров: 1306 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/3 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|