14344. Азамат ирнең баласы өстенә яу килсә дә моңаймас.
14345. Алма агачына, бала атасына охшар.
14346. Аргамакның баласы аз утлар да күп юшар, атасы тарлау-ның дәмен татканга; азамат ирнең баласы аз сөйләр дә күп тыңлар, атасы йортка киңәш иткәнгә.
14347. Ат — арбасын белми, ата — кызын белми.
14348. Ата — ак тирәк, бала — яфрак.
14349. Ата даны белән кыз китә, баса даны белән сүс китә.
14350. Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була.
14351. Ата торып улы сөйләсә — черкенлеге.
14352. Ата юлы балага такыр.
14353. Ата һөнәре — балага мирас.
14354. Атага ул булмасаң, хатынга кол булырсың.
14355. Атадан бала туса — иге , атаның юлын куса — иге; үзенә охшап тумаса, атасының юлын кумаса, туганнан да тумаганы — иге.
14356. Атадан качкан ул башсыз, хуҗадан качкан кол башсыз.
14357. Атадан ул туса — иге, ата юлын куса — иге, биленә садак буса — иге, битенә килер оятны үзе белеп юса — иге, шушыларны кылмаса, барыннан да югы — иге.
14358. Атадан яхшы бала туса, атасының ишектәге башын түргә кичерер; атадан яман бала туса, атасының түрдәге башын ишеккә кичерер.
14359. Атасы ат җиккәнче улы атланып чапкан.
14360. Атасы баз әйткәнгә, угылы кан кояр.
14361. Атасы балыкчы булса, бала да суга карый.
14362. Атасы болан атмаганның баласы колан атмас.
14363. Атасы гармунчы булса, баласы биюче булмый хәле юк.
14364. Атасы карлыган ашаган булса, балаларының да теше ка-машыр.