Шагыр авыл аты бер Шагыр дигән бабайдан чыккан. Аның җиде улы, җиде кызы булган. Угылларының аты: Байганак, Янашкау, Нияз, Юлдаш, Көкәй...
Байганак баһадир булган. Күзе чынаяктай, буе аргамактай булган. Байганакның моңа хәтле бер елкысы да булмаган. Ә Шагыр бабайның елкылары күп булган, алар Йикрәм ягында табында йөргәннәр, шундый күп булган. Елына ике тапкыр барып, аларны күреп йөриләр икән.
Бервакыт Шагыр бабай киткәндә көн буран булган, барса — бер яман кыя елкысы колынлап куйган, ди. Колыны буранга башы белән тора.
— Минем улыма әйбәт елкы булмактыр,— ди Шагыр бабай.
Ул елкысы үсеп җиткән. Аяклары баганадай булган. Бервакыт урманда Байганак, елкысы белән, ике киек үтергән. Берәвен алып кайтмакчы булган, берәвен калдырырга уйлаган. Тыңлап торса, балта тавышы оккан.
Ул балта тавышына киткән. Барса — кәстәүләр утын чабып яталар. Бу Байганактан курыкканнар да, качып авылларына кайтканнар. Аталарына әйткәннәр: «Күзе чынаяктай, елкысының аягы баганадай бер кеше безгә: «Мин үтергән киекне барып алыгыз!»— диде».
Аталары көлгән алардан:
— И шаллар, ул бит Шагыр бабайның улы Байганак.
Бу Шагырның улы Байганакны Төмән ханы оккан. Җибәргән ике кеше бу авылга. Кешеләр килгәндә берәү дә өйдә булмаган, инәсеннән башка. Байганак та булмаган. Ул кешеләр әйткән инәсенә:
— Бир аның елкысын да, авызлыгын, да,— дип. Бу ике кеше алып киткән елкысын.
Байганак кайткач, инәсе әйткән:
— Елкыңны ялтыравык киемле кешеләр алып китте,— дип.
Ул әйткән:
— Алып китсә китсеннәр.
Бер елдан соң аты үзе кайтып килгән, иярендә Байганакка шап-шай киемнәр дә булган, аннан җибәргәннәр икән.
Бервакыт Шагыр бабай туйга барган бер авылга. Никах укылыр алдыннан өйгә бер кеше иңгән. Кешеләрдән сораган кычкырып:
— Кем монда Шагыр? — дип.
Белгәннән соң әйткән:
— Менә акча уйныйк, минем акчам күп,— дип.
Шагыр бабай моңа әйткән:
— Минем малым да күп, ашым да күп, байлыгым да күп. Җиде улым, җиде кызым, өч бичәм бар, синеке кебек кенә минем дә акчам бар, ә синең акчаң әзрәк, аның белән мактандың! Минем сабакларым бөтен Себер, Рәсәйгә таралыр, минем атым еракка ишетелер, минем исемем белән авыл атарлар. Ә синең акчаң хәзер бар, ә соңыннан булмас. Синең атың да бер җиргә дә ишетелмәс.
Шунда ул кеше Шагырның алдына егылып сыктаган :
— Синең әйткәнең дөрес, мине гафу ит,— дигән.
Табын — ат өере. Кыя — кыргый. Киек — поши. Огу — ишетү. Кәстәүләр — Кәстәү авылы кешеләре. Шал — җүләр. Инә — ана. Шап-шай — ярарлык, чак. Сыктау — елау. |