Четверг, 19.06.2025, 00:47:12   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 30 » ӘБИ ПАТША
ӘБИ ПАТША
21:58:42
Мәгълүм уладыр: әби падишаһдан элек булган падишаһлар әһле исламга дошман булганнар. Мәсҗедләр салырга ихтыяр булмаган, хәтта Аксак Каратун вакытында аслан мәсҗед булмаган. Әһле ислам анда-монда кабыктан вә тактадан ясап кына җыелып укыган. Әби падишаһ 1777 дә падишаһ булгач, әһле исламны яхшы күреп, мәсҗедләр салырга әмер иләгән. Хәтта Казанга килгәндә әһле исламны чакырып: «Урыс җәмәгасе сезгә җәбер кылмыйлармы, сезне хурламыйлармы?»— дип сорап, мөселманнар: «Жәбер кылмыйлар»,— дип әйтәләр икән. Хакимнәргә дә: «Мөселманнарга җәбер кыйлмагыз»,— ди икән. Мәсҗед салырга әмер булгач, әһле ислам, вакытны ганимәт белеп , мәсҗедләр салырга бик иҗтиһад кылганнар. Хәтта әби падишаһ Казанга килгәндә Иске бистәдә Юнысовлар мәхәлләсендә вә Апанаевлар мәхәлләсендә булган ике мәсҗеднең фасадын күрсәтеп биргән, дип мәсмугъмыздыр . Мөселман халкы мәсҗедләр салып манарасын кылдыкда, хакимнәр төшеп карап: «Мөселманнарга мәсҗед салырга рөхсәт бирдек, бик биек итеп салалар»,— дип гариза язганнар. Әби падишаһдан җавап килгән: «Мин йир йөзенен падишасы, йир өстендә хөкем йөртеп йир өстендә урын күрсәттем, һава тарафында минем эшем юк, ихтыярлары үзләрендә»,— дигән.

Аслан — бөтенләй.
Ганимәт белү — кадерен белеп калу.
Иҗтиһад — тырышлык.
Мәсмугъ — ишетүче, ишеткән кеше.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1440 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz