Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 26 » БОЛГАР ПӘҺЛЕВАНЫ
БОЛГАР ПӘҺЛЕВАНЫ | 22:07:34 |
Дәхи, Болгар җирендә мин бер зур кеше күрдем. Ул кеше һуд заманында гъадлар нәселеннән, имеш. Бу кешенең буе җиде зираг кадәрле иде. Үзе Болгар падишасының хезмәтендә иде. Патша аны үзенә якын кылды һәм аңа сугыш киеме вә олуг казан мисалында сугыш бүреге ясаткан.
Аны сугышка арба белән алып баралар, чөнки аны йөкләргә тәвәнең көче җитмидер. Җәяү йөреп мәшәкатьләнмәс өчен, ул сугышта да арба белән йөри.
Җәяүле кешеләрне ул кулындагы озын таягы белән үтерә. Ул таякны күтәрергә һич кешенең көче җитмидер. Әмма аның кулында ул безнең кулыбыздагы бер кечкенә таяк мисалында гынадыр. Төрекләр аны күргәч куркалар һәм, ул каршы килсә, җиңеләләр. Үзе, шулай булса да, күркәм сыйфатлы, холкы вә фигыле дә яхшы. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1659 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|